Accessibility links

Русия ачык күк килешүеннән чыкты


Әлеге килешү нигезендә дөньяның 35 иле күзләү очкычлары ярдәмендә бер-берсенең күген карап-тикшереп тора ала иде.

Русия президенты Владимир Путин ачык күк халыкара килешүеннән чыгу турында канун имзалаган.

Документ 2002 елдан эшли иде. Әлеге килешү нигезендә дөньяның 35 иле күзләү очкычлары ярдәмендә бер-берсенең күген карап-тикшереп тора ала иде. Килешүдән чыгу турында канун өлгесе дума сайтында чыккан.

1992 елда НАТО һәм Варшава килешүе илләре имзалаган бу документ илләргә бер-берсенең һава киңлегенә коралсыз очкычлар кертергә, бу илләрдәге гаскәр һәм хәрби техниканың күчешен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Мондый килешү илләрнең кораллануын контрольдә тотуны максат итеп куйды. Беренче чиратта, Европада гадәти кораллы көчләр турында килешү үтәлеше тикшерелде, чөни әлеге килешү нигезендә хәрби техника саны кискен кыскартылырга тиеш иде. Русия бу төр коралсызлану килешүеннән 2015 елда чыкты.

Ачык күк килешүе нигезендә очышлар алдан хәбәр итеп кую шарты белән уздырыла иде.

2020 елның маенда АКШ та әлеге килешүдән чыгуы турында белдерде. Дональд Трамп хакимияте моны Русия ягыннан килешүне бозу очраклары бар дип аңлатты. Трампның иминлек киңәшчесе Роберт О'Брайен әлеге килешүне "искергән" диде, ул "дошманнарга безнең милли иминлек хисабына өстенлек бирә" дип белдерде.

Аерым алганда, Мәскәүнең Грузиядә Русия тарафыннан гына танылган сепаратист республикалар өстеннән очуны тыярга маташуы, күзләү очкычларын аннексияләнгән Кырымга төшеп утырырга мәҗбүр итәргә тырышуы кебек гамәлләре дәгъва тудырды. Русия бу гаепләүләрне кире какты.

АКШның әлеге килешүдән чыгуына Европадагы беректәш илләре һәм ул вакытта президентлыкка намзәт булган Джо Байден каршы чыккан иде. Ул, сайлангач та, Трампның бу карарын тәнкыйтьләде. Моңа карамастан, Вашингтон 2020 елның ноябрендә килешүдән чыгуны төгәлләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG