Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстандагы активист Руслан Нуртдинов элек яшәгән йорт янында машина янган


Руслан Нуртдинов
Руслан Нуртдинов

Руслан Нуртдинов машина яндыру аның район шурасына сайлауда намзәт буларак катнашырга ниятләве белән бәйле дип саный. Машина аның элеккеге йортын сатып алган гаиләнеке.

Башкортстанның Чакмагыш районында яшәүче оппозиция сәясәтчесе Руслан Нуртдинов үзе элек яшәгән йорт янында торган автомобиль янганын хәбәр итте. Бу турыда ул социаль челтәрдә язып чыкты. Руслан сүзләренчә, бу аның сәяси эшчәнлеге аркасында эшләнгән, әмма дошманнары аннан үч алабыз дип уйлап башка кешеләрнең милегенә зыян салган.

"Узган ел февральдә сайлауда намзәт булып барам дип белдердем, мартта минем машинаны ут төртеп яндырдылар. Быел майда киләсе сайлауда катнашам дидем, бүген төнлә шул ук урында тагын машинаны яндырдылар. Ләкин бу юлы ут төртүнең эзләре күренеп тора" дип язган активист.

Ул һөҗүм итүчеләрнең ялгышып башка бер гаиләнең машинасын яндырганын яза.

"Мин күптән бу адреста тормыйм – теге очрактан соң балалар анда тынычлап йоклый алмады, йортны сатарга туры килде. Яшь бер гаилә зыян күрде, алар ипотека алган иде, хәзер бәби көтәләр" дигән Руслан Нуртдинов.

Ул язманы укучылардан хәлләреннән килгәнчә бу гаиләгә ярдәм итүләрен үтенгән.

Полиция вәкилләренә, прокурор, хөкемдарга мөрәҗәгать итеп, Нуртдинов "Үз вазифагызга җитди карый башларсыз бәлки?" дигән. Бер ел элек булган җинаять чынлыкта кем кушуы белән эшләнүен ачыкларга теләмәвегез аркасында гына бу яңадан кабатланды, дигән активист.

2020 елның 3 мартында төнлә Руслан Нуртдиновның машинасы янган иде. Активист үзе моны район администрациясенең эшчәнлеген тәнкыйтьләүләргә һәм сайлауларда катнашырга теләвенә бәйле рәвештә аны куркыту гамәле дип бәяләде. 4 майда машинага ут төртү эше мәхкәмәсе тәмамланды, бу җинаятьне кылуда үзен гаепле дип таныган кешегә ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG