Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ябылу куркынычы янаган Шекә авылындагы башлангыч мәктәпкә ремонт ясалачак


Мәктәп бинасы
Мәктәп бинасы

Шекә авылында башлангыч мәктәп ябылмаячак, яңа мәдәният йорты салыну планга кертелде. Бу хакта Азатлыкка Арча районы башлыгы Илшат Нуриев хәбәр итте.

Бүген Арча районы башлыгы Илшат Нуриев Азатлыкка Шекә авылы мәктәбе ябылмаячак дип белдерде. Авыл халкы, узган атнаның шимбәсендә, мәктәп ябылу турындагы хәбәр сәбәпле җыелыш җыйган иде.

—Шекә мәктәбе ябылмаячак. 1 сентябрьгә кадәр мәктәп түбәсен сипләүне тәмамлаячакбыз. Бу эшләр республика бюджеты хисабына эшләнә. Мәктәпнең эченә район бюджеты хисабыннан косметик ремонт та ясалаячак. Мәктәп мөдире ата-аналарны җыеп, балаларны Шушмабаш мәктәбенә вакытлыча җибәреп торырга кирәк булуы мөмкин, дип кенә әйткән булган, алар аны дөрес аңламаган. Халык фикерен тыңламыйча, бигрәк тә алар каршы булганда, мәктәп ябу кебек эшләр башкарылмый. Бүген мәктәптә 12 бала укый, бакчага 18 бала йөри. Димәк, балалар саны артачак, дигән сүз. Шекә мәктәбен япмыйбыз, - дип белдерде Нуриев.

Ул мәдәният йорты белән бәйле ыгы-зыгыга да үз аңлатмасын бирде. Киләсе елга Арча районында Носы һәм Штерә авылларында яңа мәдәният йорты салыначак. Шекә авылында яңа мәдәният йорты салу да планга кертелгән.

—Шекә авылына яңа мәдәният йорты салу планга кертелде, ләкин әле кайсы елга буласын төгәл әйтә алмыйм. Әле быел, пандемия сәбәпле, яңа төзелешләр башкарылмый. План буенча, ике мәдәният йортына ремонт ясалачак. Кайбер клубларда сипләү эшләре башкару өчен без Казанга карап утырабыз, финанс ярдәм көтәбез. Быел менә республика хисабына Кенәр авылы клубына ремонт ясалачак. Киләсе елга Носы, Штерә авылларында яңа мәдәният йортлары салыначак, - диде Арча районы башлыгы Илшат Нуриев.

Татарстанның Арча районы Шекә авылында 96 хуҗалык исәпләнә, 340 кеше яши. 2004 елда авылда башлангыч мәктәп, китапханә, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пунктын бер түбә астына кертеп, комплекс-бина салып куйганнар. Шул бинага бүген капиталь ремонт кирәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG