Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Фәннәр академиясендә хезмәт хакын тиешлечә түләмәү турында административ эшләр ачылган


Архив фотосы
Архив фотосы

Башкортстан галимнәре хокуклары бозылуга зарланып Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать иткән.

Башкортстан Фәннәр академиясе хезмәткәрләре бу оешмада эш хакы түләүләр өлкәсендә күпсанлы хокук бозулар булуын белдерә. Бу турыда алар хезмәт өлкәсендә күзәтү дәүләт оешмасына шикаять язган, дип хәбәр итә Newsbash.

Аерым алганда, хезмәт хакын түләүне тоткарлаулар, документларга кертмичә генә эш шартларын үзгәртү, тиешеннән артык эшләгән өчен өстәп түләүләр булмавы, кызыксындыру чарасы буларак түләүләр булмавы турында әйтелә.

Хезмәт өлкәсендә күзәтү дәүләт оешмасын тикшерүе әлеге хокук бозуларның чыннан да булуын раслаган. Фәнни хезмәткәрләрнең күбесе узган гасырның туксанынчы елларында төзелгән хезмәт килешүләре белән эшләгәне ачыкланган. Башка бүлекләргә күчерүләр, мактаулы исемнәр бирелү кебек үзгәрешләр булган очракта да бу хезмәткәрләрнең эш хакында чагылыш тапмаган.

Фәннәр академиясендә хокук бозулар турында берничә административ эш ачылган диелә.

"Әлбәттә, тикшерүнең мондый нәтиҗәләргә китерүен без көтмәгән идек. Кадрлар белән эшләүдә мондый кимчелекләргә юл кую хәтта кечкенә хосусый ширкәтләрдә дә очрамый. Ә бит республиканың Фәннәр академиясе – күп хезмәткәрләре булган зур дәүләти оешма" дигән хезмәт оешмасы җитәкчесе Татьяна Астрелина.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG