Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада беренче тапкыр абунәчеләр көне узды


Абунәчеләр көнендә катнашучылар
Абунәчеләр көнендә катнашучылар

Чара матбугат йорты каршындагы мәйданда үтте. Ул  халыкның игътибарын матбугатка юнәлтү, язылуга ярдәм итү максатыннан оештырылды.

10 июнь Уфада беренче тапкыр абунәчеләр көне узды. Мәйданга һәр газет, журнал өстәл куеп, шунда басмалары турында мәгълүмат, газет-журналларын тезеп куйган иде. Шулай ук һәр басма бер артист, яки язучыны чакырган. Алар үзләрен чакырган газет-журналларны мактап чыгыш ясады.

Башкорт телендә чыгучы сатира һәм юмор журналы "Һәнәк" кунак итеп Башкортстанның халык шагыйре, 91 яшьлек Марат Кәримовны чакырган, өстәл артына кымыз тезеп куйган. "Башкортостан кызы" журналы киездән баш һәм аяк киемнәре басучыларны чакырган. Алар күргәзмәләрен тәкъдим итте. "Кызыл таң" кул эшләре осталарының эшләрен тәкъдим итте. "Кызыл таң", "Тулпар", "Әллүки" өстәле янында милли моңнар агылып торды. Чара бәйрәм рухында узды. Ул язылучылар арасында лоторея уйнату белән тәмамланды.

"Өмет" татар яшьләре газеты мөхәррире Рәдис Ногманов мондый чарага, аралашуга сусаган булуларын сөйләде:

"Без бер матбугат йортында утырсак та, бер-беребез белән бик аралашмыйбыз. Һәр редакция үз эше белән мәшгуль. Һәркем компьютерга, яки телефонына төбәлеп гомерен уздыра. Без кайнап яшәргә тиеш. Ә без интернетта кайныйбыз. Нык тарайдык, бикләндек. Әлеге чара матбугатка яздыруда әллә нинди нәтиҗәләр бирми, ләкин аралашу өчен кирәк дип саныйм. Районнар, авыллар үзләре безнең басмаларны чакырсалар, матбугатка язылу нәтиҗәлерәк булыр иде. Башкортстанда татар газет-журналлары журналистлары бер тапкыр да җыелып фикер алышканнары, аралашканнары юк. Бу үзенә күрә бер аралашу сабантуе булды", диде Рәдис Ногманов.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогия университеты каршындагы көллият студенты, татар басмаларының яшь хәбәрчесе Юлай Низаев бәйрәмнән бигрәк ярдәм кирәк булуын әйтте.

"Элегрәк яшь журналистлар семинарлары узган, аларга "Яшь хәбәрче" таныклыклары бирелгән. Мин дә шуларны тергезсәләр, безне җыеп осталык дәресләре уздырсалар, минем кебек башлап язучыларга бик файдалы булыр иде дип уйлыйм, кадрлар турында да уйласыннар иде", диде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG