Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутиядә эчке эшләр министрлыгының тикшерү эшләрен урыс телендә генә алып бару турында карарын гамәлдән чыгарганнар


Карарга ярашлы, беркетмәләр, эксперт бәяләмәләре Русия дәүләт теле – урыс телендә булырга тиеш диелгән. Әлеге карар Русия Констиуциясенә нигезләп чыгарылган булган.

Якутиядә җәмәгатьчелек басымы ясалганнан соң республика эчке эшләр министрлыгының тикшерү эшләрендә урыс теленә өстенлек бирүче карары юкка чыгарылган. Бу хакта Якутия эчке эшләр министры Владимир Прокопенконың Якутия халык депутаты Мария Христофоровага җибәрелгән хатыннан аңлашыла (хатның күчермәсе Азатлыкта бар). Прокопенко министр урынбасары Владимир Климовның быел 24 мартта чыгарылган күрсәтмәсе гамәлдән чыгарыла һәм ул үтәлергә тиеш түгел дигән.

"Әлеге таләпне гамәлдән чыгару туган телләр үсеше өчен яңа адым булмаса да, бу якут теленең элек булган хокукларын торгызу булып тора. Бу карар гаделсез һәм канунсыз иде, шуңа күрә эчке эшләр министрлыгы аны гамәлдән чыгарды да. Бәлки, алар бу карарга федераль үзәк белән киңәшләшкәннән соң килгәннәрдер. Әмма статус-квоны торгызу яхшы, шуңа күрә мин мондый карар белән канәгать", дип белдерде Азатлыкка Саха конгрессы депутаты, тел хокуклары өчен көрәшүче Иван Шамаев.

Якутия эчке эшләр министры урынбасары Владимир Климов имзалаган карарда тикшерү эшләрендә кулланыла торган барлык документлар урыс телендә булырга, яисә якут телендә булып, алар урысчага мотлак тәрҗемә ителергә тиеш диелгән иде.

Карарга ярашлы, эчке эшләр оешмалары хезмәткәрләренең бөтен хисаплары, беркетмәләре, карарлары, экспертиза бәяләмәләре Русиянең дәүләт теле – урыс телендә башкарылырга тиеш.

Кешеләрдән гаризалар, аңлатмалар гына Якутия (Саха) республикасының дәүләт теле – якут телендә кабул итәргә рөхсәт ителә. Бу боерыгын министр урынбасары Русия Конституциясе, "Дәүләт теле турында" федераль канун, Русия җинаять-процессуаль кодексына сылтанып чыгарган. Әлеге таләп Якутия районнарында Русия эчке эшләр министрлыгының җирле оешмалары башлыкларына җибәрелде.

Әлеге таләп чыкканнан соң, Якутия җәмәгатьчелеге Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка хат җибәргән, шулай ук республика парламенты каршында түгәрәк өстәл узган. Чарада республика төп канунына ярашлы Якутиядә дәүләт телләре булып урыс һәм якут теле торуы искәртелгән. Моннан тыш, Русия җинаять-процессуаль кодексы мәхкәмә кәгазьләрен шул исәптән Русиягә керүче республика телендә дә алып бару хокукы бирә дип белдергән түгәрәк өстәлдә катнашучылар. Якутиянең ерак авылларында урыс телен начар белүче кешеләр булуы, алар өчен җинаять эшләре һәм башка эшләрнең якут телендә алып барылуы да әйтелгән.

Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре нигезендә Якутия халык депутаты Мария Христофорова республика хөкүмәте башлыгы урынбасары Сергей Местников исеменә үзенең мөрәҗәгатен җибәргән. Местников республикада телләр мәсьәләләре өчен җавап бирә. Хатында депутат юридик терминологияне урыс теленнән якут теленә тәрҗемә итү, аннары аны басма яки электрон рәвештә чыгаруны үтенгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG