Мәскәүдә ял көннәре 12 июньнән 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта шәһәр мэры Сергей Собянин игълан итте. Әлеге карар Мәскәүдә коронавирус йоктыручыларның кискен артуы белән бәйле.
13 июньдә ширкәтләр һәм оешмалар җиткчелегенә эшчеләренең кимендә 30 процентын, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник чирләре булучыларны дистанцион тәртипкә күчерергә тәкъдим ителә. Бу вакцина ясаткан кешеләргә кагылмый.
15-19 июньдә оешмалар ял көннәре тәртибендә эшләячәк.
Моннан тыш, 13-20 июньдә зоопаркларга, сәүдә үзәкләрендәге фуд-кордларга һәм балалар уйнау бүлмәләренә керү тыела, төнге клублар, кафе-рестораннар 23:00-6:00 сәгатьләрдә эшләмәячәк, паркларда аттракционнар, балалар мәйданчыклары ябылачак, эскәмияләргә утырырга ярамый.
Русиядә соңгы атнада коронавирус йоктыручылар саны артканнан арта бара. Рәсми оператив штаб мәгълүматыннан күренүенчә, узган тәүлектә илдә 13,5 мең кешедә коронавирус ачыкланган. Бу 15 февральдән бирле иң зур сан. Аларның яртысы, 6 601е - Мәскәүдә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!