Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Геленджикка җәйге очышлар ачыла


Очышлар атнага ике тапкыр булачак.

24 июньнән Казаннан Геленджикка атнага ике тапкыр юлчылык очышлары башланачак дип хәбәр итә Татар-информ.

"ЮВТ АЭРО"ның матбугат хезмәтенә нигезләнгән хәбәргә караганда, пәнҗешәмбе очкыч Казаннан 11 сәгать 30 минутта, очып китеп, 14 сәгать 15 минутта Геленджикта булачак. Кайту очкычы 15 сәгать 15 минутта китеп, Казанга 17 сәгать 55 минутта төшәчәк.

Шимбә очкыч Татарстан башкаласыннан 12 сәгать 20 минутта китә һәм 14 сәгать 35 минутта Геленджикта була. Кайту очкычы якшәмбе 21 сәгать 10 минутка билгеләнгән, һәм ул Казанда 23 сәгать 40 минутта булачак.

Бу очышлар җәй көннәрендә генә, Геленджиктагы курорт сезоны тәмамланганчы яки сентябрьгә кадәр булачак диелә.

Очышлар 50 кеше сыйдырышлы Бомбардье CRJ-200 очкычларында башкарылачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG