Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида бензин станциясендәге шартлауда 33 кеше яраланган


Новосибирскидагы бер бензин станциясендә янгын
Новосибирскидагы бер бензин станциясендә янгын

Дүшәмбе көндез Новосибирскидагы бер бензин станциясендә булган көчле шартлау һәм янгында 33 кеше яраланган.

Интерфакс хәбәр итүенчә, газ ташучы машинадан чыккан матдә сәбәпле берничә газ саклау савыты шартлаган. Янгын 1200 дүрткел метр мәйданга таралган, якындагы берничә җиңел машина һәм бер йөк машинасы янган.

Хастаханәгә салынган яраланганнарның тугызы авыр хәлдә, уникесе уртача хәлдә диелә. Яраланганнар арасында ике янгын сүндерүче дә бар.

Тикшерү комитеты иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү турында җинаять эше ачкан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG