Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Благовещенски шәһәре депутаты түрәләр санын киметергә тәкъдим иткән


Архив фотосы
Архив фотосы

Шәһәр һәм район идарәләрендә вазифалар кабатлана, бюджет акчалары файдасызга сарыф ителә дигән Сергей Жуков.

Башкортстаннның Благовещенски шәһәр шурасы депутаты Сергей Жуков шәһәр һәм район администрацияләрен берләштереп, түрәләр санын киметү тәкъдиме белән чыккан. Бу турыда Уфадагы Эхо Москвы радиосы хәбәр итә.

Шәһәр мэриясендә ун хезмәткәрне тоту салым түләүчеләргә елына ун миллион сумга төшә, дип исәпләп чыгарган Жуков. Шул ук вакытта Благовещенски районы хакимиятендә дә шундый ук диярлек вазифаларны башкаручы үз түрәләре бар. Бу оешмаларны берләштереп, чыгымнарны киметеп булыр иде ди депутат. Моның өчен кануннар чыгару дәрәҗәсендә "күчеш низамнамәләре яки нормалары" кабул итәргә һәм шәһәр идарәсенә район идарәсе вәкаләтләрен бирергә була ди ул. Башкортстан корылтае моны һаман эшли алмый, дип искәртә Жуков.

"Бу тәкъдим белән бөтен җаваплы оешмаларга чыктым: Дәүләт җыены, җирле хакимият, республика башлыгы администрациясенә. Район администрациясе бер баскычлы системга күчәргә әзер дигән җавап алдым. Корылтай бу системга күчү вакытында Благовещенскины сынау уздыру өчен алырга мөмкин дип, моның белән килеште. Янәсе, алар моңа әзерләнә. Республика башлыгы хакимияте җанисәп сәбәпле моны кичектерергә карар бирелде диде" дип аңлаткан Сергей Жуков.

Узган атнада Корылтай депутаты Вячеслав Рябов шуңа охшаш тәкъдим белән чыккан иде. Аның сүзләренчә, халык төбәктә берничә оешма бер-берсен кабатлый дип зарланган. Аерым алганда, Спорт министрлыгы, тарифлар дәүләт комитеты, эшмәкәрлек дәүләт комитеты шундыйлардан, диелгән. Эшмәкәрләр белән эшләүче комитет башкарган програмнарның файдалы булуы "шикле" дигән Рябов һәм бу оешманы бетерергә тәкъдим иткән.

Моңа кадәр Корылтай депутаты Илһам Галин да республика дәрәҗәсендә әһәмиятле Агыйдел шәһәрен Кызыл Кама районы белән берләштереп, шәһәр администрациясен бетерү тәкъдиме белән чыккан иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG