Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Казан хастаханәсендә начар шартларда тотылган ханымга 25600 евро түләтү карарын чыгарды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әлфия Габетдиновага (исеме этик сәбәпләрдән үзгәртелде) Бехтерев исемендәге республика клиник психиатрия хастаханәсендә тотылган.  

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия хакимияте аңа карата Кеше хокуклары һәм төп ирекләрен яклау конвенциясенең 3нче (газаплауларны тыю) һәм 5нче (ирек һәм шәхси кагылсызлыкка хокукы) маддәләрен бозган дип таныды. Бу хакта "Зона права" Телеграм-каналы яза.

Тагын зыян күрүчегә мәхкәмә чыгымнары өчен 2430 евро түләнергә тиеш.

Габетдинова мәнфәгатьләрен адвокат Ирина Хрунова яклады.

2009 елның маеннан 2011 елның декабренә кадәр зыян күрүче Бехтерев Республика клиник психиатрия хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә ятты. Габетдинова хокук яклаучыларга әйтүенчә, аның палатасында юыну урыны булмаган, бәдрәф урынына чиләк торган, ә якында өстәлдә башка авырулар тукланган. Шулай ук аны башка авыру ир кешеләр ярдәмендә ятакка бәйләп куя торган булганнар, ике ел дәвамында урамга йөрергә чыгарга рөхсәт итмәгәннәр.

"Зона Права" билгеләп үткәнчә, югарыдагы фактларның барысы да Роспотребнадзор һәм прокуратура тикшерүләре белән расланган. 2012 елда, Казанның Совет районы мәхкәмәсе аңа рухи зыян өчен 15 мең сум түләтү карарын чыгарды. Хатын-кыз үзе бу күләмне бик аз дип саный. Шул сәбәпле ул Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG