Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юл низагында Волгоград өлкәсе мөфтиенең борынына сукканнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Волгоград өлкәсе мөфтиенә һөҗүм итүгә китергән юл низагының ике версиясе карала.

15 июньдә Волгоград өлкәсенең Волжский шәһәрендә өлкә мөселманнары берлеге рәисе, мөфти Кифах Бата Мөхәммәд юлда бер кеше һөҗүменнән соң хастаханәгә һәм полициягә мөрәҗәгать иткән дип яза "Блокнот Волгограда".

— Мин машинада бара идем һәм юл аша чыгучы баланы уздырып җибәрдем. Икенче бер машинада баручы кешегә бу ошамады. Без туктадык. Минем яшьләрдәге кеше иде. Ул мине рәнҗетә, сүгенү сүзләре әйтә башлады. Нәтиҗәдә, күрәсең, минем борын сынган һәм баш мие селкенгән. Хастаханәгә мөрәҗәгать иттем, полициягә гариза яздым, - дигән Мөхәммәд.

Полиция ул кешене тоткарлаган һәм ни булганлыгын ачыклый, диелә.

Басма язуынча, бу хәлнең башка версиясе дә карала. Мөфти машиналар күп йөргән шәһәр чатында икенче бер машинаның юлына кергән булырга мөмкин диелә. Янәсе, машина йөртүче туктап аңлашканда Мөхәммәднең борынына суккан һәм хастаханәдә мөфтинең борынына бераз зыян килгән булуын ачыклаганнар.

Басманың хакимияттәге чыганагы белдерүенчә, мөфтине хастаханәгә салу зарурлыгы булмаган, аның баш мие селкенүе әлегә расланмаган.

Хәзер мөфти мәхкәмә медицинасы тикшерүен узарга тиеш.

Хакимият вәкиле моны юлда булгалый торган гадәти низаг дип бәяләгән. Аның әйтүенчә, мөфтигә, юл кагыйдәсен бозган өчен, ә аңа кул күтәргән кешегә хулиганлык өчен штраф салынырга мөмкин.

Бу эш хәзер эчке эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе идарәсендә тикшерелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG