Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Туган телләр фонды җитәкчеләренә каршы җинаять эше ачылган


Фондның башкарма мөдире һәм аның урынбасары мошенниклыкта һәм бюджет акчаларын урлауда гаепләнә.

Русия халыклары телләрен саклау һәм өйрәнү фонды җитәкчелегенә каршы җинаять эше ачылган. Фондның башкарма мөдире Владимир Соболев һәм аның урынбасары Дмитрий Федоров мошенниклык һәм бюджет акчалары урлау маддәсе нигезендә шикләнелә.

Фондка Русиянең асаба халыклары телләрендә дәреслекләр чыгарырга акчалар бирелгән, ләкин бу эшне беркем эшләмәгән, диелә. Аерым алганда, долган, вепп, алеут телләрендә китаплар чыгарга тиеш булган. Дәреслекләрне төзү һәм бастыру турында Фонд аерым ширкәтләр белән килешү төзегән, бу ширкәтләр мәгариф министрлыгыннан акчалар алган, ләкин дәреслекләрне эшләмәгән. Килешүләр 2019 ел ахырында төзелгән, китерелгән матди зыян 5 миллион сумнан артык булган диелә.

Туган телләр фондына карата элегрәк тә бюджет акчаларын урлау турында җинаять эшләре ачылган иде. Икенче дөнья сугышы ветераннарына багышланган "Каһарманнар иле" дип аталган күп телләрдә эшләүче сайт ясатканда Фонд хезмәткәрләре интернет хезмәте күрсәтүче ширкәтләр һәм веб-сайтлар эшләүчеләрнең бәяләрен зурайтып күрсәткән, диелде. Ул вакытта бюджетка дүрт миллион сумлык зыян салынуы турында әйтелде. Аерым алганда, сайтның нигезендә 1999 сум торучы Worldpress плагины кулланылган булса да, килешүдә аның өчен 2 миллион сумнан артык бәя күрсәтелгән, диелә.

Русия халыклары телләрен саклау һәм үстерү фонды 2019 елда Халыкара туган тел көнендә президент фәрманы белән булдырылган иде. Фондны гамәлгә куючылар – Русия мәгариф министрлыгы һәм Милләтләр эшләре федераль агентлыгы. Туган телләрне яклаучы активистлар бу оешманы эшләнлеген формаль рәвештә генә барганы һәм урыннарда чын проблемнар белән шөгыльләнергә теләмәгәне өчен тәнкыйтьли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG