Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден-Путин очрашуы: илчеләр кайта, хезмәттәшлек булачак


Джо Байден һәм Владимир Путин
Джо Байден һәм Владимир Путин

АКШ һәм Русия президентлары Женевадагы сөйләшүдән соң журналистлар белән аерым очрашты.

Женевада чәршәмбе АКШ һәм Русия президентлары Джо Байден белән Владимир Путин сөйләшүләре узды. Бу аларның президент вазифасындагы беренче очрашуы булды. Әлеге сөйләшүләр ике ил арасында Салкын сугыштан соң мөнәсәбәтләрнең иң начарайган чагына туры килде. Күпләр бу очрашу нәтиҗәсендә ике ил арасында киеренкелек кимер дигән өмет белдерде.

Очрашу Казан вакыты белән 14:25тә башланды, һәм якынча 18:00дә тәмамланды. Сөйләшүләр дүрт сәгатьтән азрак вакыт алды, бу көтелгән вакыттан кимрәк булды.

Ике ил саммитыннан соң президентлар уртак матбугат очрашуын үткәрмәскә, журналистлар сорауларына аерым җавап бирергә булды. Русия президенты матбугат очрашуын алдарак уздырды. Азатлык президентлар әйткән төп фикерләр белән таныштыра.

Путин: "Кибериминлек, стратегик тотрыклылык турында килештек"

Владимир Путин
Владимир Путин

Владимир Путин Байден белән очрашуның "яхшы" узганын, "бернинди дошманлык булмавын" белдерде. Сөйләшенгән темалар арасында ул стратегик тотрыклылык, кибериминлек, төбәк низаглары, сәүдә мөнәсәбәтләре, Арктикада хезмәттәшлек кебек темаларны атады.

Иң зур игъланнардан АКШ һәм Русия илчеләре Анатолий Антонов белән Джон Салливанның үз эшләренә кайтачаклары турында хәбәр дияргә мөмкин. Путин белдергәнчә, алар Байден белән Антоновның Вашингтонга, Салливанның Мәскәүгә кайтулары турында килешкән.

  • Киберһөҗүмнәр турында

Путин күпчелек һакер һөҗүмнәренең АКШ киберкиңлегеннән алып барылуын әйтте. Иң күп киберһөҗүмнәр Русиядән алып барылмый ди ул. Русия АКШның киберһөҗүмнәр турында мөрәҗәгатьләренә җавап бирә, АКШ исә андый сорауларга җавап бирми, ди Путин.

Русия президенты Мәскәү белән Вашингтон кибериминлек өлкәсендә хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерде.

  • Русиядә опозиция һәм Алексей Навальный турында

Русия президенты "Алексей Навальный Русиягә кайтуга аны тоткарласыннар дип максатчан тырышты", дип белдерде. Шул ук вакытта, ул Навальный исемен янә атамады. "Бу кеше Русиядә гамәлдә булган канунны бозуын белде. Ул, ике тапкыр шартлы хөкем ителгән кеше буларак, даими теркәлергә тиеш булганын белде. Канунга аңлы рәвештә битараф булып, бу әфәнде чит илгә дәвалануга чыгып китте, дәүләт оешмалары аннан теркәлүне таләп итмәде. Ул хастаханәдән чыгып интернетта видеоларын чыгара башлагач, мондый таләп барлыкка килгән. Ул исә килмәде, канунга битарафлык белдерде, аны эзләүгә игълан иттеләр", диде Путин.

Аның фикеренчә, АКШ Русияне дошман күрүен һәм Русиядә билгеле оешмаларга теләктәшлек белдерүен игълан итте. Ят ил агентлары илдә үз эшен дәвам итә ала, бу статус аларга эш итәргә комачауламый, дип саный ул.

Шул ук вакытта ул Русиядә экстремистик дип танылган Коррупциягә каршы көрәш фондын (ФБК) аерым телгә алды. Путин фикеренчә, бу оешма яшьләрне канунсыз гамәлләргә өндәгән, тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләренең шәхси мәгълүматын чыгарган, "Молотов коктейльләрен ясарга өйрәткән". Путин АКШта Black Lives Matter (BLM) протестларын искә төшереп, "бездә дә мондый хәлләр булуына юл куярга теләмибез", диде.

  • Байден турында

Русия башлыгы АКШ президентын сабыр, профессиональ кеше дип атады. "Без күбесенчә бер телдә сөйләштек. Күңел төбенә, күзләргә карау мотлак түгел. Без беренче чиратта үз халыкларыбызны яклыйбыз", диде ул. Журналистлар аның бу сүзләрне әйткәндә сүзләрне көчкә табуына игътибар итте.

Путин Байден белән очрашу вакытында "өмет чаткысына" охшаш нәрсә күрүен әйтте. Журналистның "Байден-Путин очрашуының исәбе нинди?" дигән сорауга җавап биргәндә Путин Байденның "бу спорт бәйгесе түгел" дигән сүзләрен искә төшерде.

Байден: "Бернинди хаталар һәм әйтеп бетерелмәгән сүзләр булмаска тиеш"

Джо Байден
Джо Байден

АКШ президенты белдергәнчә, очрашуда Русиядә кеше хокукларын саклау, Алексей Навальный мәсьәләсе, Русиядә тоткарланган американнар эшләре, Русиядә матбугат иреген чикләү кебек мәсьәләләр күтәрелгән. АКШның бер президенты да Америка кыйммәтләрен якламаса, үз вазифасында кала алмаячак, диде Байден, шуңа күрә ул кеше хокуклары мәсьәләсенә киң туктады.

"Безгә күзгә-күз очрашу мөһим, бернинди хаталар һәм әйтеп бетерелмәгән сүзләр булмаска тиеш. Мин монда эшләргә тиеш булганымны эшләргә килдем", диде Байден. Аның әйтүенчә, АКШ белән Русиянең төрле мәсьәләләргә карашлары төрле, ләкин бу сөйләшүгә комачау итмәгән. Байден Русияне дошман дип санамавын әйтте.

  • Салкын сугыш кабатлануы турында

Яңа салкын сугыш ихтималы турында сорауга Байден сорау белән җавап бирде. "Күз алдына китерегез, сезнең Кытай белән, дөньядагы иң зур гаскәр белән әллә ничә мең чакрымлык уртак чигегез бар, һәм икътисадыгыз көчсез. Бу шартларда салкын сугышны башлыйлармы?", диде АКШ президенты.

Байден сүзләренчә, аңа Путин белән "кочаклашу һәм бергә җырлашу мотлак түгел", ләкин барысы да салкын сугышның бер якка да файдалы булмавын аңлый. "Минемчә, Путин минем белән килешә", диде ул. Путин АКШ аны урыныннан алырга тели дип уйлый, ди Байден. Һәм ул Путинны тынычландырырга тырышканын әйтте.

Кибериминлеккә килгәндә, Байден АКШта көчле кибериминлек мөмкинлекләр булуын белдерде. "Алар нормаларны бозса, без җавап бирәчәкбез, һәм Путин моны белә", диде АКШ президенты.

  • Кеше хокуклары турында

Байден Путин белән сөйләшүдә кеше хокуклары мәсьәләсенә шактый вакыт аерганын белдерде. Associated Press хәбәрчесе Навальныйның колониядә үлмәвенә халыкара теләктәшлек ярдәм итүен искәрткәч, Байден шаяртып "АКШ нигә һаман Русиягә бәреп керә алмады?", дигән сорауга җавап бирә алмавын әйтте. Ул дәүләтне идарә итүдә дөнья нормаларын үтәү һәрвакыт булмавын да әйтте.

Очрашуда Русиядә кеше хокукларын саклау мәсьәләсе дә күтәрелде, диде Байден. Аның сүзләренчә, Навальный төрмәдә үлсә, моның нәтиҗәләре Русия өчен коточкыч булачак, һәм ул моның турында Путинга аңлаткан.

Байден шулай ук очрашуда Русиядә тоткарланган АКШ ватандашлары (Уилан һәм Рид) мәсьәләләрен дә күтәргәнен әйтте. Моннан тыш ул матбугат иреге һәм Азат Европа/Азатлык радиосының (RFE/RL) Русиядә эшли алу мөмкинлеге әһәмиятен дә аңлаткан.

  • АКШ һәм Русиядә протестлар турында

Матбугат очрашуында Байденнан Путинның Русиядә BLM кебек протестларның узуын теләмәве, шуңа күрә ФБК кебек оешмаларга каршы көрәшүе турында да сорадылар. Байден алар арасында бернинди уртаклык күрмәвен белдерде. BLMга бәйле протестлар вакытында исә җимерүләр җинаятьчеләр тарафыннан оештырылган, диде ул. Капитолийга корал тотып барган җинаятьчеләрне Русия опозициясе белән чагыштыру бик кыен, диде Байден.

  • Путин турында

Байден саммит вакытында Путинны яхшырак өйрәнгәнен әйтте. Ул Путинны үтерүче дип санау-санамавы турында чираттагы сорауга җавап бирүдән баш тартты.

АКШ президенты Путин белән бер өстәл янында 2 сәгать үткәрүнең мөһим булуын әйтте. Сөйләшүнең бер өлешендә дәүләт сәркатибе һәм илче дә катнашкан. Байден сүзләренчә, бу бик мөһим, бу бер-беренең принципларын һәм карашларын аңларга ярдәм иткән.

Байден Путин белән сөйләшү вакытында янаулар булмавын белдерде. Русия президенты еш кына үз әнисе сүзләрен китерде, диде ул.

* * *

Женевадагы очрашу АКШ президенты инициативасы белән оештырылды. Кремль бу тәкъдимгә озак җавап бирмәде, ләкин шулай да аңа ризалашты. Бу Байден белән Путинның югары дәрәҗәдәге беренче очрашуы булды.

АКШ белән Русия мөнәсәбәтләре 2021 елда яңа киеренкелек хәленә керде. Моңа аерым алганда Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны төрмәгә утырту, Русия гаскәрләрен Украина чикләренә туплау, Американың иң зур ягулык үткәргеченә һакер һөҗүменә Русия катнашы булу турында хәбәрләр һәм башка вакыйгалар тәэсир итте.

Март аенда Байден журналистның Путинны "үтерүче" дип саныйсызмы дигән соравына уңай җавап биргәннән соң Русия үзенең АКШтагы илчесен киңәшләшү өчен Мәскәүгә кайтарды, АКШның Русиядәге илчесенә дә киңәшләшү өчен Вашингтонга кайтырга тәкъдим итте һәм АКШ илчесе дә Мәскәүдән китәргә мәҗбүр булды. Русиянең элекке премьер-министры Дмитрий Медведев ике ил арасында мөнәсәбәтләр яңа Салкын сугыш чорына кайтты дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG