Билгесез кешеләр Казандагы Меңьеллык паркында урнашкан урта гасыр татар шагыйре Кол Гали һәйкәлен мәсхәрәләгән. Вәхшиләр һәйкәлдә әдипне мәсхәрәләүче сүгенү сүзләре язган. Һәйкәлнең арткы ягында шулай ук "Boom boom" сүзтезмәсе язылган һәм таҗ ясалган.
Һәйкәлдәге язуга музыкант Рәдиф Кашапов парк буйлап йөргәндә игътибар иткән. Ул мәсхәрләнгән һәйкәл фотосын Казан башкарма комитетына җибәргән.
Рәдиф Азатлыкка сөйләгәнчә, язулар һәйкәлдә очлы әйбер белән тырналган.
Кол Гали һәйкәле Казан шәһәренең мең еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, 2005 елда Миллениум паркында урнаштырылды. Һәйкәл дүрт метр биеклектә бакырдан коелган.
Узган елның декабрендә Әстерхан шәһәрендә билгесез кешеләр татар шагыйре Габдулла Тукай һәм нугай мәгърифәтчесе, галим Габделхәмит Җанибәковның һәйкәлләрен мәсхәрләгән иде. Вандаллар ике һәйкәлне дә яшел төскә буяп, анда свастика ясап куйганнар иде.
2016 елның сентябрендә Яңа татар бистәсе зиратында йөзләп кабер ташын җимергәннәр иде. "Мәетләрне һәм каберлекләрне мәсхәрәләү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Әмма кабер ташларын җимерүчеләр һаман да табылмады.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!