Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ЭпиВакКорона" белән вакциналанган кешеләрнең яртысында 9 айдан соң коронавируска антитәнчекләр табылмаган


"Вектор" үзәге җитәкчесе Ринат Максютов бу төр вакцина белән сакланучыларда антитәнчекләр 3-6 айда иң югары ноктасына җитүен белдергән.

Коронавируска каршы "ЭпиВакКорона" вакцинасын ясаткан ихтыярыйларның яртысында вакцина кадатудан соң тугыз ай узгач антитәнчекләр табылмаган. Бу турыда "Вектор" үзәге баш мөдире Ринат Максютов әйтте.

Вакцина ясатканнан соң өч-алты ай узгач пациентларның барысында да коронавируска антитәнчекләр табыла, ә тугыз айдан соң аларның яртысында гына антитәнчекләр барлыгы күренә дип сөйләде Максютов "Россия 24" каналы эфирында.

"ЭпиВакКорона" - COVID-19 коронавирусына каршы Русиядә эшләп чыгарылган икенче вакцина. Аны узган елның 13 октябрендә рәсми теркәделәр. Русия мөфтиләр шурасының "Хәләл" Халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге бу даруга "Хәләл" сертификаты бирде.

Май ахырында Роспотребнадзор "ЭпиВакКорона" вакцинасының нәтиҗәлелеге турында хисап чыгарган иде. Анда бу вакцинадан соң антитәнчекләр вакцина ясатучыларның 95 проценттан артыгында барлыкка килә диелгән.

Май башында "Вектор" үзәге бу вакцина коронавирусның классик төренә дә, Британия һәм Көньяк Африка штаммнарына каршы да нәтиҗәле дип белдерде.

Роспотребнадзорның "Вектор" вирусология һәм биотехнология үзәге эшләп чыгарган "ЭпиВакКорона" вакцинасының өченче баскыч сынаулары сентябрьгә генә тәмамланачак. Вакцинаның ни дәрәҗәдә нәтиҗәлелеге әлегә кадәр төгәл билгеле түгел. Сынауларда нибары 3 мең кеше катнаша (Спутник V сынауларында - 21 977, Pfizer-да - 43 998).

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG