Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы чит ил сайтларын илдә теркәлергә мәҗбүр итүче канун өлгесен раслады


Русия думасы Русиядә кулланучылары булган чит ил интернет ширкәтләрен илдә рәсми вәкиллекләрен ачарга мәҗбүр итүче канун өлгесен өченче, соңгы укылышта раслады. Бу таләпне үтәмәгән сайтларны интернетта эзләү җиһазларыннан алып ату, томалау һәм аларга акча күчерүне тыю каралган.

Дәүләт Русиядә кулланучылары көнгә 500 меңгә җиткән сайтлардан һәм интернет хезмәтләреннән илдә теркәлүне таләп итәчәк. Кулланучылар саны ничек исәпләнәчәге канун өлгесендә ачык язылмаган. Яңа канун теркәлгән сайтлардан Русия кануннарын үтәүне таләп итү һәм аларга йөзләрчә миллион сумлык штрафлар салу мөмкинлеген бирәчәк дип исәпли депутатлар.

Канун өлгесен әзерләүчеләрнең берсе Антон Горелкин РБКга хәзерге кануннар нигезендә зур IT ширкәтләре Русиядә "300 ел элек колонизаторлар җирле халыкны алып-сату белән шөгыльләнгән кебек" эш итә дип белдергән.

Freedom House халыкара хокук яклау оешмасы ел саен интернет иреге турында әзерләгән хисапларда Русия иң арттагы урыннарда тора.

Хокук яклаучылар бәяләмәләренә караганда, Русиядә интернет иреге авторитар Мьянма, Азәрбайҗан, Беларус кебек илләрдәгедән дә начаррак хәлдә, шуңа да карамастан, илдә бу өлкәдә яңа кырыслатучы кануннар кабул ителә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG