Accessibility links

Кайнар хәбәр

Reuters: Дөньяда коронавирустан үлүчеләр саны 4 миллионнан артып китте


Коронавирустан үлемнәрнең яртысы 2021 елның алты аена туры килә.

COVID-19 пандемиясе корбаннары саны дүрт миллионга тулды, дип исәпләп чыгарган Reuters агентлыгы. Яңа төр коронавирустан үлүчеләр саны быел 2020 елга караганда тизрәк арта – былтыр ел буена 2 миллион кеше үлгән булса, быелның 166 көне эчендә 2 миллион үлем теркәлгән.

АКШ һәм Британиядә яңа үлем очраклары кимегән. Хәзерге вакытта коронавирус үлемнәренең яртысы диярлек биш илгә туры килә – АКШ, Бразилия, Һиндстан, Русия һәм Мексика. Перу, Маҗарстан, Босния, Чехия һәм Гибралтарда халык саны белән чагыштырганда иң югары үлем күрсәткечләре теркәлгән. Бүген дөньяда коронавирустан һәр өченче үлем Һиндстанга туры килә диелә.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге экспертлар дөньяда коронавирустан үлемнәр саны чынлыкта күбрәк булырга мөмкин дип белдерә. Коронавирус нык таралган илләрдә кыенлык халыкның вакцина ясатырга теләмәвендә түгел, бу илләрдә вакцина җитмәүдә дип белдергән Панамерика сәламәтлек саклау оешмасы (Pan American Health Organization) мөдире Карисса Этьен. Ул дөньяның алга киткән илләрен мөмкин кадәр тизрәк мохтаҗ илләргә вакцина белән ярдәм итәргә чакырган. Күптән түгел G7 илләре ярлы дәүләтләргә үз халкына вакцина кадатсын өчен 1 миллиард доза COVID-19 вакцинасы бирергә килешкән иде.

Америкадагы Джонс Хопкинс университеты саннарына караганда, коронавирустан үлемнәр саны 3 миллион 840 меңнән артып киткән. АКШта 600 934, Һиндстанда 383 490, Бразилиядә 496 004, Франциядә 110 796, Русиядә рәсмән 125 853, Британиядә 128 209 кеше яңа төр коронавирустан вафат булган дигән саннар китерелә. Пандемия башыннан COVID-19 вирусы дөньяда 177 миллион кешегә йоккан.

Русия рәсми мәгълүматына карый, пандемия башыннан алып 2021 елның 18 июненә кадәр Татарстанда 523 кеше, Башкортстанда 556 кеше COVID-19 диагнозы белән үлгән. Башкортстанда көн саен йөздән артык кешедә коронавирус рәсмән раслана, якынча шул кадәр үк кешегә пневмония диагнозы куела. Республика сәламәтлек саклау министрлыгы пневмония ачыкланган авыруларның көндәлек санын теркәп барса да, бу диагноз белән үлүчеләрнең саны аерым күрсәтелми.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG