Accessibility links

Кайнар хәбәр

Covid-19: Очкычларда саклану чаралары тышкы һәм эчке очышларда төрлечә


Русия эчендә һәм халыкара очышларда коронавирустан саклану кагыйдәләренең ни дәрәҗәдә үтәлүе турында Азатлык күзәтүен тәкъдим итәбез.

Русиядән читкә чыгуның төп шарты хәзер виза булу гына түгел, ә ковид белән авырмауны раслаган ПЦР тестының да булуы. Бу кәгазьнең инглиз телендә дә булуы кирәк, шуңа Русиядә лабороторияләр, моны исәпкә алып, акчаны каерып калырга тырыша. Урыс телендәге белешмә 1600 сум булса, инглиз телендәге шул ук стандарт вариант 2300 сумга төшә. Бу анализ кәгазен рейска теркәлгән вакытта да, чикне узганда да, очкычка утырганда да сорап тикшерәләр. Паспорттан да мөһимрәк диярлек. Рейска утырыр алдыннан 72 сәгать эчендә ясалган булырга тиеш ул ПЦР тест. Әмма аннан соң да кеше вирусны эләктерә ала, чөнки Русиядәге һава аланнарында битлек кию режимы катгый түгел. Кигәнме кеше, юкмы, битлек биттәме, борын астындамы, әллә кулдамы – мөһим түгел. Бармы? Бар. Казан, Мәскәү һава аланнарында да шундый ук вазгыять.

Мәскәүдәге Шереметьево һава аланы
Мәскәүдәге Шереметьево һава аланы

Мәскәү-Нью-Йорк

Мәскәү-Нью-Йорк рейсында очыш тугыз сәгать дәвам итә. Тугыз сәгать дәвамында юлчылар да, очкычтагы хезмәткәрләр дә битлектән утырырга тиеш. Ашаганда, эчкәндә генә салырга ярый. Бу хакта стюардессалар да әйтә, аудио аша да даими кисәтүләр яңгырый. Тик бу кагыйдәне бар кеше дә үтәми. Күп очракта бу формаль рәвештә башкарыла. Берничә кеше ачыктан-ачык битлек кимичә, аның мәгьнәсез булуын әйтеп стюардессалар белән сүз көрәштерде, әмма бәхәс зурга китмәде.

Һәр ике сәгать саен битлек алыштырылырга тиеш. 9 сәгать эчендә стюардессалар ике тапкыр яңа битлек тәкьдим итте. Кире юл кыскарак булса да, бу процесс өч тапкыр кабатланды.

Кире кайтканда Русия ватандашларыннан ПЦР анализ таләп ителми, әмма юлга чыгар алдыннан кеше Госуслуги порталында кайчан, нинди рейс белән кайтуын теркәргә тиеш. Кайту белән өч тәүлек эчендә Covid-19 тест биреп аны Госуслугига кертергә кирәк. Моннан тыш бер тәүлектән соң тагын бер тапкыр ПЦР тапшырылырга тиеш. Бер анализ 1600-1800 сум булуын исәпкә алсаң, ике анализ бирү кешенең кесәсенә шактый тирән керә. Дүрт яки биш кешелек гаилә булса, Русиягә чит илдән кайткач тестлар бәясе 20 мең сумга җитә ала. Кайберәүләр моны коронавирусны сәбәп итеп дәүләт тарафыннан акча эшләү буларак кабул итә.

Прага һава аланы
Прага һава аланы

Прага-Франкфурт

Чехиядәге ковид вазгыяте соңгы атналарда шактый яхшырса да, һава аланы бинасына фәкать респиратор киеп кенә кереп була. Бу – бар Европа һава аланнарында урнашкан яңа тәртип, яңа чынбарлык. Икенче бер яңалык: очышка онлайн теркәлү, тапшырасы биштәрең булмаса да, һич мөмкин түгел, очасы һава ширкәте тәрәзенә элеккечә чират торасы, теркәүне аның вәкилләре үткәрә. Һәм алар беренче итеп билет йә паспортны түгел, ә ковид тесты нәтиҗәләрен карый. Очкыч – Франкфуртка, ә Германия үзенә керәчәк, хәтта кермәсә дә, башка илгә китәсе очкычка күчеп утырачак һәркемнән ковид булмавын күрсәтүче тест таләп итә. Шуны тикшергәннән соң гына билетың, тиешле визаң булу-булмавын карый башлыйлар.

Респиратор һава аланында гына түгел, очкычның үзендә дә мәҗбүри, бу таләпне үтәмәүчене башта итәгатьле генә кисәтәләр, әгәр дә инде тыңламый икән, очкычтан төшерәләр. Һәркемгә дә таләп тә, мөгамәлә дә бер. Бары тик ашаганда, йә су-мазар эчкәндә генә битлекне кыска вакытка салып торып була.

Европада очкан һәр сивил очкыч салон эчендәге һаваны 3 минут саен махсус HEPA (high efficiency particulate arrestance) фильтрлары аша үткәреп яңартып тора, ул фильтр коронавирус кебек куркыныч кисәкчәләрне дә тоткарлый. Шуңа да карамастан, очыш буе авыз-борынны каплап утыру таләбе кала һәм катгый төстә үтәлә.

Моңардан тыш Lufthansa һәм аның белән берләшкән башка һава ширкәтләре очкычка утыртуны һәм аннан чыгуны төрле кечкенә төркемнәргә бүлеп оештыра, ягъни башта очкычның беренче рәтләрендәге юлчылар чыга, аннары чираттагы рәтләр игълан ителә. Бу халыкның бер-берсе янында зур төркем булып җыелып тормавы максатында эшләнә.

Шулай итеп, очыш алдыннан ясалган тестлар, сәяхәт барышында авыз-борынны каплап йөрү, тиешле дәрәҗәдә җилләтү – болар барысы да халыкара очышларда ковид таралу мөмкинлеген нык киметә.

Прага һава аланы
Прага һава аланы

Прага-Мәскәү

Прага һава аланы соңгы ел ярымда тыныч, юлчылар аз, чиратлар юк. Русиягә очучы рейска теркәлү тиз бара, паспорт контролендә дә озак көтәсе түгел. Биредә юлчыларның әйберләрен очкычка керер алдынннан гына тикшерәләр. Элегрәк анда чиратлар булса, хәзер гейтка иртәрәк чыгара башлыйлар, шунлыктан кешеләр бер урында җыелып тормый. Аэрофлот очкычына битлексез керү һәм очыш вакытында аны салу тыела. Юлчылар моны берсүзсез үти, хәтта балалар да битлекләрен ашаганда яки эчкәндә генә сала. Стюардессалар һәрвакыт битлектә һәм бармакчалар кигән. Битлек кию мөһимлеген аудио яңгыраткычлардан һәрдаим әйтеп торалар, кагыйдәне үтәмәүчеләрне якындагы һава аланында төшереп калдырабыз дип кисәтәләр. Төшкән очракта бөтен чыгымнарны битлек кимәгән кеше каплаячак диләр.

Мәскәүдәге Шереметьево һава аланында вазгыять аерыла. Беренчедән, бу һава аланы бик зур, очышлар күп, чиратлар да озын. Икенчедән, биредә кешеләр коронавирус кагыйдәләрен әллә ни үтәми, битлекләр күп дигәндә борын астында, социаль дистанция тотылмый. Бу бигрәк тә эчке рейслар терминалында сизелә. Чит илдән кайтучылар паспорт контролен узганда чиратларны көйләп торалар, тәрәзәләр күп. Русия ватандашларына илгә кергәндә коронавируска тест бирәсе түгел, бу да эшне җиңеләйтә.

Мәскәү-Казан

Очкычка кергәндә битлекләрне тикшереп кертәләр. Ләкин утыргычларга утыру белән күпләр аларны борын астына төшереп куя. Стюардессаларның кисәтүләреннән соң авыз-борыннарын каплыйлар, әмма алар китү белән битлекләр янә аска шуыша.

Чаллы-Сургут

Чаллы янындагы Бигеш һава аланы кечкенә булса да, очышлар нигездә бер вакыттарак башкарылу сәбәпле, анда халык кайбер сәгатьләрдә аеруча күп җыела. Биредә дә битлек, социаль дистанция кагыйдәләренә битарафлык сизелә. Редвингс һава ширкәте очкычында хәтта стюардессалар да битлек кимәүчеләргә кисәтү ясамый. Очкычның 40 проценты гына тулы иде, бәлки шуңа күрә дә әллә ни игътибар итмәгәннәрдер.

Сургут һава аланы
Сургут һава аланы

Сургут-Уфа

Сургутта шактый зур халыкара һава аланы бар. Себернең күп кенә шәһәрләрендә яшәүчеләр әлеге һава аланы аша оча, шулай ук монда вахтачылар да күп. Ханты-Манси автоном бүлгесендә урнашкан нефть ширкәтләрендә кырыс санитар таләпләр куелган, Сургутка килгәнче вахтачылар тест ясатырга, аннары карантинда утырырга тиеш, алар һава аланында битлекләргә дә җаваплырак карыйлар кебек тоелды.

Уфа һава аланы күптән түгел яңартылды. Бәдрәфләрдә су үзе агып төшә, кул киптергечләре эшли, дезинфекция сыекчалары эленгән. Биредә кайбер эчке рейслар халыкара терминалга күчерелгән. Шулай ук бөтен җирдә битлек кию, дистанция тоту турында кисәтүләр тора. Ләкин күпчелек халык боларга битараф, битлекләр борын астында гына эленеп тора.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG