Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялтаны су басты, гадәттән тыш хәл кертелде

18 июньгә каршы төндә көчле яңгыр нәтиҗәсендә Кырымдагы Ялта курорт шәһәрен һәм аның тирәсендәге җирләрне үз эченә алган Зур Ялтаны су басты. Җәмәгать транспорты тукталды. Ялтада гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде, шәһәргә керү юллары ябылды.

Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымдагы иң зур курорт шәһәре Ялта урамнарын су басу сәбәпле гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде. Шәһәргә керү тыела. Бу турыда Ялтадагы Русия хакимияте башлыгы Янина Павленко белдерде.

"Елгалар ярларыннан ташып чыкты, шәһәр үзәген су баса. Кешеләрне эвакуациялибез. Иң мөһиме, шәһәр үзәге тулычынча ябык", диде ул видеомөрәҗәгатендә. Павленко әйтүенчә, "вазгыять шундый ки, хәзер контроль итеп булмаган су ташкыны машиналарны, кешеләне агыза". Хакимият кешеләрне өйләреннән чыкмаска өнди.

Соңрак Павленко кешеләргә эчәр су туплап куярга да киңәш итте. Шәһәр үзәген электр энергиясе белән тәэмин итү туктатылды. "Говорит Москва" радиосы хәбәр итүенчә, Ялтада 80 кече трансформатор станциясе туктатылган, 2,7 мең кеше электрсыз калган.

Казага каршы көрәшкә Русиянең Кара диңгез флоты хәрбиләре җибәрелгән.

Ялта тирәсендәге Зур Ялта дип аталган җирләрдә дә юл аша чыгу урыннары, кайбер урамнар, шулай ук кайбер күпфатирлы йортларны су баскан. Ялта янындагы Форос бистәсендә электр энергиясен өзү сәбәпле, су тәэминаты тукталган.

Әлегә корбаннар турында хәбәрләр юк.


XS
SM
MD
LG