Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Кырым чикләүләрен тагын бер елга озайтты


“Кырымны һәм Акъярны канунсыз аннексияләгән өчен” чикләүләр 2022 елның 23 июненә кадәр озайтыла, диелә Европа берлеге тараткан белдерүдә.

Европа берлеге Кырымга һәм Акъярга чикләүләрне озайтуын хәбәр итте.

"Бүген Европа Берлеге шурасы Русиянең Кырымны һәм Акъярны канунсыз аннексияләвенә җавап итеп кертелгән чикләүләрне тагын бер елга 2022 елның 23 июненә кадәр яңартырга карар бирде" диелә документта.

Беренче тапкыр 2014 елда Кырым аннексиясеннән соң кертелгән чикләүләр ел саен озайтылып килде. Бу чикләүләр, аерым алганда, ярымутраудан һәм Акъярдан азык-төлек импортын, Кырым икътисадына инвестицияләр, Кырым портына круиз корабларының керүне, кайбер технологияләр һәм тауарлар экспортын тыя.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG