Accessibility links

"Важные истории" журналистлары миллиардерларның пандемия вакытында сәяхәтләре турында сөйләде


Гомум фото
Гомум фото

Пандемия сәбәпле Русиядән чит илләргә чыгу тыелса да, Русия миллиардерларына бу кагылмаган, аларның кыйммәтле яхталары Италия, Греция, Төркия диңгез курортлары тирәсендә күренгән.

"Важные истории" журналистлары Русия миллиардерлары сәяхәт иткән юлларны өйрәнеп, материал чыгарган.

USM Holding хуҗасы, миллардер Алишер Усмановның 156-метрлы Dilbar яхтасы июньдә Сардиниянең Коста-Смеральда ярларында булган, бу дөньядагы иң элиталы курортларның берсе булып санала. Утрауда Усмановның 35 миллион еврога сатып алынган вилласы да бар диелә.

Шул ук ярларга ЛСР девелопер төркеме хуҗасы, миллиардер Андрей Молчановның 74 метрлы Aurora яхтасы һәм миллиардер Дмитрий Рыболовлевның 67 метрлы Anna I яхтасы да килеп туктаган. Соңгысының 110 метрлы тагын бер яңа яхтасы – Anna - июньдә Грециянең Скорпиоc утравына килеп киткән, бу утрау үзе дә Рыболовлевныкы, ул анда VIP-курорт төзи диелә.

"Северсталь" хуҗасы, миллиардер Алексей Мордашовның 65 метрлы Lady M яхтасы да Коста-Смеральда ярларында булган дип яза журналистлар.

Элек Роснефть башлыгы Игорь Сечинның хатыны Ольга Рожкова еш кулланган Amore Vero яхтасы да Франциядән Италиягә сәяхәт кылган.

"Лукойл" хуҗасы Вахит Аликберовның 70 метрлы Galactica Super Nova яхтасы Төркиягә Хорватиядән 20 июньдә килгән. Бу яхтада бәллүр лифт, бассейн һәм хәтта шарлавык та бар диелә. Май ахырынннан Хорватиядә миллиардер Роман Абрамовичның 162 метрлы Eclipse яхтасы да тора, бизнесменның яңа яхтасы – 145 метрлы Solaris 8 июньдә Испаниягә йөзеп килгән диелә. Экспертлар бәяләвенчә, бу яхта 400 миллион евродан артык тора.

Русия президентының якын дусларыннан берсе, аның дзюдода спарринг-партнеры Аркадий Ротенберг исә Европа берлеге чикләүләре аркасында Италия курортларына керә алмый диелә материалда. 22 майда, русияләргә Төркияне япканнан соң бер ай диярлек узгач, Ротенбергның 65 метрлы Rahil яхтасы Сочида "Имеретинский" портына кайткан.

Пандемия вакытында илләрнең күпчелеге шәхси яхталар өчен үз суларын ачык тотты дип яза журналистлар. Мальдив утраулары, мәсәлән, узган елның маенда ук бизнес-джетлар һәм суперяхталар өчен ачык булачагын белдергән. Boat International журналы 2021 елда яхталар сату моңарчы күрелмәгән күләмдә булыр дип фаразлый.

"2021 елның беренче дүрт аенда гына да байлар кыйммәтле яхталар сатып алуга бер миллиард доллардан артыграк акча тоткан. Бу коронавирус пандемиясе чикләүләре кысаларыннан чыгарга теләү белән аңлатыла" дип яза Би-би-си рус хезмәте журналга сылтанып.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG