Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә шымчылыкта шикләнелүче русияле тоткарланган


Карлсруэдагы Германия югары мәхкәмәсе.
Карлсруэдагы Германия югары мәхкәмәсе.

Илнур Н. дигән кеше Германиядә фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнгән.

Дүшәмбе көнне Германия федераль прокуратурасы Карлсруэда Русия файдасына шымчылык итүдә шикләнелүче Русия ватандашын кулга алу турында хәбәр итте.

Кулга алынган кешенең исеме Илнур Н. (Германиядәге җинаятьләрдә шикләнелүчеләрнең исемнәре гадәттә мәхкәмәгә кадәр әйтелми). Ул җомга көнне тоткарланган һәм шимбә мәхкәмә аны сак астына алу карар ын чыгарган. Өендә һәм эшендә тентүләр узган.

Нагаев чыгышы белән Уфадан, соңгы елларда Германиядә фәнни эш белән шөгыльләнгән. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул ким дигәндә 2020 елның октябреннән 2021 елның июненә кадәр Русия масхус хезмәтләренә эшләгән.

Аның Русия тышкы күзләү офицеры белән өч очрашуы теркәлгән, һәм ул акча түләү хисабына университетта алган кайбер мәгълүматларны Русия агентына тапшырган. Башка нечкәлекләр китерелми.

Bellingcat төркеме әгъзасы Христо Грозев сүз Аугсбург университетының механика-инженерлык факультетының аспиранты турында барырга мөмкин дип саный. Бу рәсми расланмаган.

Германия Конституциясен саклау Федераль оешмасы башлыгы Томас Халденванг күптән түгел Германиянең Welt am Sonntag газетасына биргән интервьюсында Русия Германиядә шымчылык эшчәнлеген якынча салкын сугыш вакытындагы кебек тизлектә алып баруын әйтте.

Халденванг әйтүенчә, Русиянең махсус хезмәтләрен Германиядә аеруча тышкы сәясәт вә кораллар, саклану һәм Европа берлеге структураларында катнашуы кызыксындыра.

Томас Халденванг Русия махсус көчләре операцияләре арасында Германия Федераль республикасы җирлегендә 2019нчы елда Берлинда Зелимхан Хангошвилиның үтерүен атады, бу гамәлдә Федераль прокуратура Русия дәүләт структураларын гаепли. Халденванг әйтүенчә, "Русия ысуллары көннән-көн тупаслана һәм чаралары тагын да рәхимсезләнә".

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG