Accessibility links

Кайнар хәбәр

Метшин: Коронавирусның өченче дулкыны башланды


Хәзер Казан хастаханәләрендә өстәмә ятаклар куела.

Мәскәүдә коронавирус йоктыручылар саны зур тизлек белән арту сәбәпле Казан түрәләре саклану чаралары турында игълан итте. Бу хакта бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Казан хакимияте киңәшмәсендә белдерде.

"18 июльдә Мәскәүдә йоктыручылар саны 9 120гә җитте. Бу пандемия вакытында иң зур теркәлгән сан. Моңа җавап буларак, Казан сәламәтлек саклау тармагы саклану чаралары кабул итәргә мәҗбүр. Хастаханәләрдә ОРВИ, коронавирус белән авыруда шикләнелүчеләр һәм COVID-19 диагнозы куелган кешеләргә өстәмә ятаклар куела. Бүгенге вәзгыятьне исәпкә алсак, Русиядә коронавирус тагын да көчлерәк таралырга мөмкин. Без сакланучылар саны кими баруын, вакцина ясатырга теләүчеләр аз булуын күрәбез. Вирус безнең янда. Аңа каршы көрәшнең бердән-бер юлы – коллектив иммунитет булдыру. Вакцина ясатучылар булмаганда вирус тиз таралачак. Ә бүген вирус күпкә тизрәк тарала. Моңа кадәр бер авырып алган кешеләр кабат авырган очраклар бар. Бу антитәнчекләр кими бара дигәнне аңлата", диде ул.

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин башкалада статистика начар, коронавирусның өченче дулкыны башланды дип белдерде.

"Казанда статистика бик начар. Социаль араны сакларга, сакланырга, кулларны юарга һәм вакцина ясатырга кирәк. Казанда 220 мең кеше бистәләрдә яши. Җирлек башлыкларына тәкъдимнәр әзерләгез. Хәзер анда саны тагын да күбрәк, чөнки балалар каникулда. Безгә ни рәвешле бистәләргә барып җитәргә? Казанда вәзгыять үзгәрә. Кызганыч, өченче дулкын инде башланды", диде Метшин.

Бүгенгә Татарстанда 457 мең кеше вакцина ясаткан. Шуларның 137 меңе Казанга туры килә.

Шул ук вакытта рәсмиләр Татарстанда авыручылар саны Русия төбәкләре белән чагыштырганда аз дәрәҗәдә булуын терки. Узган тәүлектә республикада 31 кешенең коронавирус йоктыруы билгеле булды. Пандемия башланганнан бирле 523 кешенең үлеме турында хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG