Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җәмәгать пулаты сайлауда тавыш бирүне күзәтүне чикләде


Русия җәмәгать пулаты
Русия җәмәгать пулаты

Чит ил агенты дип танылган оешмалар сайлауда күзәтүчеләр билгеләү тәкъдимен кертә алмаячак.

Русия җәмәгать пулаты каршындагы тавыш бирүне контрольдә тоту координация шурасы рәисе Максим Григорьев Мәскәүдә узган матбугат очрашуында коммерцияле булмаган оешмаларга яңа чикләүләр турында игълан итте.

Чит ил агенты буларак билгеләнгән коммерцияле булмаган оешмалар вә массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук теләмәгән дип танылган оешмалар җәмәгать пулатына сайлау комиссияләренә күзәтүчеләр билгеләү турында тәкъдимнәр кертә алмаячак. Кагыйдәләр Русия җәмәгать пулаты шурасы карары белән расланды. Шул ук төзәтмә федерация субъектларының хакимият органнарына һәм җирле үзидарә органнарына сайлау турындагы регламентка кертелде.

Быел бердәм тавыш бирү көне 19 сентябрьгә билгеләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG