Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Pussy Riot төркемендә катнашучы Александр Софеев тоткарланган


Активистны тоткарларга автозак һәм экстремистлыкка каршы көрәш бүлеге кешеләре килгән

Төнлә Мәскәүдә Pussy Riot төркеме әгъзасы Александр Софеев һәм аның дусты, фотограф Дмитрий Воронцов тоткарланган. Софеев "Ачык медиа"га сөйләгәнчә, аны тоткарлау өчен автозак һәм күпсанлы полиция хезмәткәрләре килгән. Полицияләр Софеевка ориентировка алуларын әйткән.

Егетләрне Басманное эчке эшләр бүлегенә китергәннәр. Софеевның букчасында бер шешә ак шарәб табылган. Тоткарланучыларга җәмәгать урынында спиртлы эчемлек эчү һәм исерек килеш шундый урыннарда булу маддәсе белән беркетмә тутырылган. Аларны иртәнгә кадәр полициядә калдырганнар. Әлеге маддә нигезендә 15 тәүлек административ кулга алу җәзасы бирелергә мөмкин.

Тоткарлау өчен автозакның нигә кирәк булуын, экстремистлыкка каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре нигә килүен аңлатмадылар дигән Софеев. Полицияләрнең берсе алар белән шөгыльләнергә "өстән күрсәтмә булуын" әйткән диелә.

Софеев һәм Pussy Riot-ның тагын бер әгъзасы Виктория Никульшина полиция тарафыннан гел тоткарланып торалар. Быел җиңү көнен бәйрәм итәр алдыннан аларны биш тәүлеккә утыртканнар. Соңгы тапкыр Никульшинаны 16 июндә үз йорты янында тоткарлап, 15 тәүлеккә утыртып куйган иделәр, аны полициягә буйынмауда гаепләделәр.

Узган елны Софеевны Мәскәүдә ФСБ һәм Президент администрациясе биналарына Pussy Riot төркеменең ЛГБТ флагы элү чарасында катнашкан өчен 30 тәүлеккә сак астына куйган иделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG