Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актаныш авыл җирлеге башлыгы Риназ Шәриповны кеше кыйнаган өчен вазифасыннан алганнар


Архив фотосы
Архив фотосы

“Бердәм Русия” фиркасе әгъзасы Риназ Шәрипов 24 яшьлек егетне кыйнап, бит сөякләрен сындырган. Кыйналган егет полициягә шикаять язган.

Актаныш авыл җирлеге башлыгы Риназ Шәрипов "Бердәм Русия" фиркасеннән чыгарылды һәм вазифасыннан алынды, дип хәбәр иткәннәр Актаныш районы матбугат хезмәтендә. Бу турыда "Вечерняя Казань" газеты яза.

17 июньдә Актанышта җирле түрә көпә-көндез кеше кыйнаган дигән хәбәр таралды. Кыйналган егет 24 яшьлек Раил Харисов булып чыккан. Ул "Актаныш-информ" газетында эшләгән, анда яңа җитәкче белән сүзгә килгән диелә. Әлеге җитәкче Актаныш авыл җирлеге башлыгы Риназ Шәриповның кыз туганы, Шәрипов егеткә туганын яклап һөҗүм иткән диелә.

Раил Харисовның әнисе медиага сөйләгәнчә, Шәрипов егетне башына тибеп кыйнаган. Егетнең берничә бит сөяге сынган, аңа операцияләр кирәк булачак. Хәзерге вакытта ул Казанда республика клиник хастаханәсендә дәвалана.
Зыян күрүче Риназ Шәриповка каршы полициягә шикаять биргән диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG