Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда журналист Айдар Камалетдинов тоткарланган


Айдар Камалетдинов (уңда).
Айдар Камалетдинов (уңда).

Журналистны баласын бакчага илтән җирдән тоткарлаганнар диелә.

Самар шәһәрендә Ютубта #Разоблачено каналы алып баручы, "А если честно!" мәгълүмат агентлыгы журналисты Айдар Камалетдинов тоткарланган. Бу хакта ОВД-Инфога аның танышы әйткән. Шулай ук мәгълүмат "Независимая Ассоциация врачей"ның Вконтактедагы төркемендә дә таралды.

Шаһитлар сүзләренчә, омон кешеләре егетне баласын бакчага китергән җирдә боргычлап алган. Хәзерге вакытта Айдарның кайда икәнлеге билгесез, диелә.

Айдар Камалетдинов алып барган YouTube каналында табибларның хокуклары бозылу, Алтай төбәгенә Кытай үтеп керүе, Русиядә җитештерелгән коронавирус вакцинасының кеше үлеменә китерүе кебек кискен темалар күтәрелгән. Тоткарлау шул канал эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG