Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан төзелеш университеты татар төркемнәрен торгызыр өчен Татарстан хакимиятеннән програм көтә


Архив фотосы
Архив фотосы

Узган ел уку йортында татарча укыту туктатылган иде.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында (КДАТУ) татар төркемнәрен торгызу өчен Татарстан хакимиятенең абитуриентларны максатчан кабул итү програмы эшләве кирәк. Бу хакта бүген уку йортының ректоры Рәшит Низамов хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде.

"Безнең уку йортында татар төркемнәре бар иде. Икенче ел инде укытмыйбыз. Тагын бер-ике ел шулай дәвам итсә, бу систем бетәчәк. Татар телендә укырга теләүчеләр юк дисәм дә була. Икенче мәсьәлә – бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга кирәк. Без Марат Готович (Марат Әхмәтов – Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары) белән бу хакта сөйләшкән идек. Безгә районнар тарафыннан максатчан рәвештә укучылар кирәк. Кешеләрне җыю кыйммәт тә түгел, хәлдән килә торган әйбер. Ләкин бүгенгә ул юк. Республика максатчан кабул итүне эшләсә, без татарча укыта алабыз әле. Бакалавриат юнәлешендә татар телендә укыткан бердәнбер югары уку йорты идек. Бездә тулы бер китаплар язылган, укыта алырлык кешеләр бар. Ләкин югалту мөмкинлеге дә бар. Бу эчне пошыра", диде ул.

Узган ел Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында татарча белем бирү туктатылды. 2019 елда уку йортында татар төркемнәре тупланмады. Аңа кадәр татарча укыган студентлар укуларын рус телендә дәвам итте.

КДАТУ профессоры Рәшит Шакирҗанов әлеге эшнең энтузиастлар кулында гына калуын, бу эшкә җәмәгатьчелек тарафыннан игътибарның бетүен, хакимияттән бернинди ярдәм һәм финанс булмавын белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG