Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөлфия Камалова “Медуза”га теләктәшлек чарасына кушылды


Зөлфия Камалова

Австралиядә яшәп иҗат итүче татар җырчысы “ят агент медиа” дип эзәрлекләнүче “Медуза” сайтына ярдәм йөзеннән “Сагыну” дигән җырын башкарды.

Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зөлфия Камалова "Медуза" сайтының "Җәй агентлары" дип аталган хәйрия чарасына кушылды. Сайтта аның "Сагыну" җырын башкарган видеосы дөнья күрде.

Җыр башкарыр алдыннан Зөлфия "Медуза"га теләктәшлек белдергән сүзләр әйтә.

"Австралиядән сәлам! Мин, Зуля Камалова, һәм Эндрю Таннер бүген Мельбурнда сезнең өчен җыр җырлап узарга телибез һәм шуның белән "Медуза"га теләктәшлек белдерергә. Миңа билгеле булган кадәр, ул хәзер эәрлекләүләргә дучар ителә. Мин бу хәлләр исән-имин үтеп китсен иде дип телим" ди җырчы.

Чарада катнашу өчен Зөлфия Камалова үзенең татар телендәге "Әллүки" альбомыннан "Сагыну" җырын сайлаган. Җырчы үзләренең пандемия аркасында Австралиядә тоткарланып калуларын әйтә, туган илен, туган якларын сагынуы турында сөйли.

• 23 апрельдә Русия юстиция министрлыгы "Медуза" сайтын "ят агент медиа" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте. Русия кануннарына ярашлы, матбугат чарасының штаб-фатиры чит илдә урнашса һәм ул чит илдән акча алса, медиа "ят агент" дип таныла ала.
• Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрылыгында теркәләрегә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.
• "Медуза" үзен "ят агент медиа" дип тану карарына каршы мәхкәмәгә шикаять биргән иде. Ләкин мәхкәмә аны кире какты.
• "Җәй агентлары" музыка марафонында танылган кешеләр һәм җырчылар "Медуза"га теләктәшлек күрсәтергә чакырып, җырлар башкара. "Медуза" шул рәвешле хәйрия акчалары җыя. Марафонда алып баручы Татьяна Лазарева, Dvanov төркеме һәм башкалар катнашты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG