Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан эш хакы күпләп тоткарланучы төбәкләр арасына кергән


Татарстанда һәм Башкортстанда оешмаларда хезмәт хакын тоткарлау турында җинаять эшләре башка төбәкләр белән чагыштырганда күбрәк ачылган.

Татарстан һәм Башкортстан хезмәткәрләргә эш хакын тоткарлау ягыннан Русиядә иң начар вәзгыять булган төбәкләр арасына кергән. Алардан тыш, Хакасия, Брянски өлкәсе һәм Красноярски краенда да эш бирүчеләрнең хезмәткәрләренә бурычлары зур. Бу турыда Русия тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин хезмәт хакларын түләмәү очракларында ачылган җинаять эшләре турында киңәшмәдә әйткән.

Елның беренче биш аенда гына да эш хакы һәм башка төр түләүләрне бирмәү очраклары турында 896 җинаять эше ачылган. Шуларның 328 очрагы мәхкәмәгә бирелгән, 347 очракта хезмәт хакы бурычы түләнеп, зыян капланган диелә.

Русиядә хезмәт хакы бурычы 1 майга 1 млрд 552,1 млн сум тәшкил иткән. Шуларның 22,3 проценты (346,2 млн сум) 2020 елдан ук килә. 2021 елда тагын 345,9 млн сумлык бурыч хасыйл булган (гомуми бурычның 22,3 проценты). Хезмәт хакы бурычларының 55,4 проценты исә 2019 елда һәм аннан да алдарак барлыкка килгән диелә.

Татарстан һәм Башкортстан 2020 елда да хезмәт хаклары түләнмәү ягыннан Русия төбкәләре арасында алда барды. 17 ноябрьгә Татарстанда 50 миллион, Башкортстанда 46 миллион сумлык хезмәт хакы түләнмәгән диелде. Идел буе төбәкләрендә Татарстан иң бурычка баткан төбәк иде. Бу федераль бүлгедә хезмәт хакы бурычының яртысы Татарстан һәм Башкортстанга туры килде.

Ноябрь башына Русиядә хезмәт хакы бурычлары 1,87 миллиард сум тәшкил итә иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG