Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган ел Татарстан эшмәкәрләре дәүләт җаваплылыгына таянып 44 процентка күбрәк кредит алган


Архив фотосы.
Архив фотосы.

Бу пандемия китереп чыгарган кризиска бәйле.

2020 елда Татарстан эшмәкәрләренең дәүләт җаваплылыгына таянып (поручительство) аша кредитлар алу күләме арткан. Бу хакта бүген Татарстанның гарантия фонды мөдире Рөстәм Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуда белдерде.

"Көн саен безнең фонд аша алынучы кредитлар күләме арта бара. Узган ел 342 ышанычнамә бирелде. Бу 25 процентка күбрәк. Ул эшмәкәрләргә 7,9 млрд сум кредит алырга ярдәм итте", диде ул.

Мөхәммәтшин мәгълүматларына күрә, 2020 елда эшмәкәрләр алган кредитларның күләме 44 процентка арткан. 2019 елда аның суммасы 5,5 млрд сум булган. Быел да эшмәкәрләрнең кредит алуга ихтыяҗ зур булып кала. 2021 елда 4,2 млрд сумлык кредит алырга мәҗбүр булганнар.

Татарстан гарантия фонды – кече һәм урта эшмәкәрләренә кредит килешүләрендә ышанычнамә вазифасын үти. Моның өчен эшкуарлар дәүләт оешмасына бер процент комиссия түли.

2020 елда эшмәкәрләрнең күпләп кредит алуы Русиядә пандемия вакытында башланган кризис белән бәйле. Хәзер гарантия фонды бизнес өчен яңа ярдәм итү чаралары булуын сөйләде. Журналистлар эшмәкәрләр өчен эшләнгән сайтның ни сәбәпле татар телендә эшләнмәвен белеште.

"Мөһим сорау. Безгә мөрәҗәгать иткән кеше җавапны йә русча, йә татарча ала. Без үз продуктларыбыз турында ике телдә дә мәгълүмат бирәчәкбез. Безнең сайтта урнаштырылган мәгълүмат рус телендә язылган. Киләчәктә татарча да эшләячәкбез", диде Мөхәммәтшин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG