Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә җанисәп 1-31 октябрь көннәрендә узачак


2010 елгы җанисәп кәгазьләре.
2010 елгы җанисәп кәгазьләре.

Җанисәп нәтиҗәләре 2022 ел ахырына тулысынча чыгарылырга тиеш.

Русиядә халык санын алу чарасы көннәре билгеле булды. Ул 1-31 октябрь көннәрендә узачак. Бу турыда хөкүмәт карары имзаланган, диелә җанисәп сайтында.

Җанисәпнең беренче нәтиҗәләре 2021 ел ахырында билгеле булачак диелә. 2022 ел ахырында чараның нәтиҗәләре тулысынча чыгарга тиеш.

Аңа кадәр җанисәп уздыру вакыты берничә тапкыр күчерелгән иде. Башта ул 2020 елның октябрендә узачак диелде, аннары 2021 ел апреленә, соңрак сентябрьгә кадәр кичектерелде. Сентябрьдә Русия думасына сайлаулар булганлыктан, җанисәпне тагын бер айга күчерү карары кабул ителгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG