Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Спутник V вакцинасын җитештерүче Уфа заводына дәгъвалар белдерде


Спутник V
Спутник V

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков сүзләренчә, барлык җитешсезлекләр инде төзәтелгән.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Спутник V вакцинасы җитештерелүче дүрт Русия ширкәтен тикшерү нәтиҗәсендә хисап чыгарды. Вакцина чыгаручы ширкәтнең берсендә, аерым алганда Уфа витамин заводы - "Фармстандарт" җәмгыяте эшчәнлегендә кайбер җитешсезлекләр ачыкланды.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков билгеләп үткәнчә, илдә вакцина җитештерүне контрольдә тоту тиешле оешмалар тарафыннан алып барыла һәм барлык җитешсезлекләр инде төзәтелгән.

"Чыннан да, инспекция төркеменнән шикаятьләр килде. Без белгәнчә, алар инде исәпкә алынды һәм төзәтергә кирәк булган бар нәрсә дә төзәтелде ", дип китерә Песков сүзләрен РИА Новости агентлыгы.

Элегерәк, Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының дәгъвалары бары җитештерүчеләрнең берсенә генә кагылуын һәм "калганнарга бернин катнашы булмавын" әйтте. .

Министрлык Уфа заводында планнан тыш тикшерүне башлап җибәрде. Барлык җитешсезлекләр бетерелгәннән соң, Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре Уфа заводын яңадан тикшерә алачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG