Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган Minecraft компьютер уенында Сабантуй барлыкка киләчәк


Minecraft видеоуены. Архив фотосы.
Minecraft видеоуены. Архив фотосы.

Татар милли бәйрәменең онлайн-версиясен Казан дәүләт университеты студентлары эшли

Дөньяда миллионлаган кеше уйный торган Minecraft видеоуенына Сабантуй өстәләчәк. Милли бәйрәмне компьютер уенына кертү белән хәзерге вакытта Казан дәүләт университетының санау техникасы һәм мәгълүмати технологияләр институты (ИВМиИТ) студентлары шөгыльләнә. 26 июньдә Minecraft-тагы онлайн-сабантуйга һәркем керә алачак дип хәбәр ителә институтның социаль челтәрдәге битендә.

Видеоуендагы сабантуй мәйданы Казан сабантуеныкына охшатып ясалачак. Анда төрле уеннар, көрәш, ат чабышы булуы көтелә. 15:30-да онлайн-сабантуйга популяр стимерлар Vika Karter һәм Утенок Джек килә, алар бәйрәм мәйданына онлайн-экскурсия уздырачак диелә.

26 июндә 11.00 дән 20.00 кадәр серверга ИВМиИТ-ның ВКонтактедагы төркеменнән кереп булачак.

Сабантуй быел Татарстан районнары һәм авылларында 11-13 июньдә, Чаллыда 19 июньдә узды. Казан Сабантуе 26 июньдә дүрт җирдә – Мирный бистәсе Каенлыгында, Дәрвишләр бистәсендә, Казан ипподромында һәм Аккош күле янындагы урман паркында узачак.

Minecraft – компьютер уеннары тарихында иң күп сатылган уен, 2020 елга аның 200 миллион нөхсәсе сатылган. Бу уенны аена 100 миллионнан артык кеше куллана.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG