Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйлметдинов: Яңа федераль стандартларда республикаларның дәүләт телләрен укыту каралган


Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Хәзерге вакытта белем бирү стандартлары тикшерү уза. Ул көзен кабул ителергә мөмкин.

Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак укытыла башларга мөмкин. Яңа әзерләнүче федераль дәүләт белем бирү стандартларында каралган. Бу хакта бүген Русия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов матбугат очрашуында белдерде. Ләкин депутат стандартларның кайчан кабул ителәчәген төгәл әйтә алмады.

"Бүген безнең татар теле һәм әдәбиятын укытыр өчен федераль дәүләт стандартлары бар. Хәзер сүз бөтен фәннәрне укыту турында бара. Барлык фәннәр буенча яңа буын федераль стандартлары әзерләнгән. Алар әлегә кадәр кабул ителмәгән, аны тикшерәләр, әле очы-кырые юк. Бәлки, көзен әзер булыр. Анда туган тел һәм әдәбият дәресен укыту стандарты да бар. Безнең бергәләп эшләү нәтиҗәсендә, милли республикаларның дәүләт телен укыту стандартлар күрсәтелгән. Ничек итеп аны кулланырга? Безнең бүген канунда республикаларның дәүләт теле бар дип язылган. Мәсәлән, шул ук татар теле. Ләкин аны дәүләт теле буларак укытуның стандарты да, програмы да, китап-әсбабы да юк. Яңа федераль стандартлар ул каралган. Киләчәктә бу теманың ахыры булыр дип уйлыйбыз", диде ул.

Шул ук вакытта бүгенгә кадәр Мәскәү татар мәктәпләре укыта торган татарчага тәрҗемә ителгән дәреслекләрне танымый килде. 2019 елда Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев татар телендә дәреслекләр теркәүдә авырлыклар булуда Мәскәүне гаепләп чыккан иде. Илдар Гыйльметдинов бу уку елында алар федераль исемлеккә кертелергә тиеш дип белдерде.

"Канун нигезендә, татарчага тәрҗемә ителгән китаплар федераль реестрда булырга тиеш. Без әлегә аны пособие буларак кына кулланабыз. Татар теле һәм әдәбияты дәреслеге буенча 1-11 сыйныфка кадәр китаплар исемлеккә кертелгән. Сүз химия, биология китаплары турында бара. 38 фән әзерләнеп, реестрга кертер өчен министрлыкка тапшырылган. Тагын 50се әзерләнеп тапшырылачак. Безнең мәгариф министрлыгы, без, Русия мәгариф министрлыгы белән берлектә аларны раслатып, федераль исемлеккә кертеп куярбыз дип ышанам. Юл картасы төзелгән. Киләсе уку елында безнең бурыч – барлык китапларны реестрга кертеп, канунлаштырып бетерергә. Моның буенча сүз булырга тиеш түгел", диде ул.

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Шул ук елның көзендә Русия прокуратурасы Татарстан мәктәпләрен тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик "туган тел" дәресе кысаларында гына укытыла башлады. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыри укыту турында канун кабул ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG