Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "Татар балы" бренды барлыкка киләчәк


Бал. Архив фотосы.
Бал. Архив фотосы.

Мәскәү яңа брендны теркәргә ризалык биргән. Аны "Башкорт балы" белән көндәш итеп күрәләр.

Татарстанда "Татар балы" бренды барлыкка киләчәк. Бу хакта бүген республиканың аквакультуралар һәм умартачылык идарәсе җитәкчесе Марат Миңнебаев матбугат очрашуында белдерде.

"Безнең бренд теркәлү узар өчен Мәскәүгә китте. Берничә көн элек комиссия карары килде. Анда бренд үтәчәк диелде. Ул безнең "Татар балы" дип аталачак. Август аенда патент җибәрергә тиешләр. Быел җитештерелгән бал "Татар балы" исеме астында эшләнә алачак", диде ул.

Яңа брендны "Башкорт балы"на көндәш итеп күрәләр. Миңнебаев сүзләренчә, Татарстан белән Башкортстан балны бер күләмдә җитештерә. Алга таба "Татар балын" Европага сатарга җыеналар.

"Безгә Маҗарстан вәкилләре килгән иде. Алар Татарстанда җитештерелгән балны "Башкорт балы" дип сатулары турында әйтте. Без Маҗарстанга Татарстан балының анализын җибәрдек. Аларга бик ошады. Быелдан Европа Татарстан балын сатып ала башлар дип өметләнәбез. Ветеринар документлар белән кайсы урында бал җитештерелгәне турында язарга дип килештек. Һәр балга Татарстан һәм район исеме язылачак. Алар 40 илгә бал сата", диде умартачылык идарәсе башлыгы.

Шул ук вакытта Татарстанда бал кортларының агулану очраклары дәвам итә. Бу игенчеләрнең умартачыларны алдан кисәтмәвенә һәм басуларны зыянлы матдәләр белән агулануына бәйле. Татарстан умартачылары оешмасы рәисе Шәфкать Хәйруллин моның артында "җирле олигархлар" тора дип белдерде. Аның сүзләренчә, Арча, Мөслим, Тәтеш, Буа, Мамадыш районнарында хәл катлаулы булып кала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG