Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге илләре лидерлары Русия белән саммит уздыру тәкъдимен хупламады


Саммит
Саммит

Бу тәкъдимгә аеруча  Көнчыгыш Европа илләре вәкилләре каршы торды.

Европа берлеге илләре лидерлары Германия һәм Франция тәкъдим иткән Русия белән саммитка каршы килделәр. Русия президенты Владимир Путин белән туры сөйләшүләргә ун Европа лидеры, нигездә, Көнчыгыш Европа илләре вәкилләре каршы торды. Литва президенты Гитанас Науседа Европа Берлеге саммитының беренче көне ахырында Владимир Путин белән очрашу турында сөйләшергә иртәрәк, чөнки Русиянең тәртибендә бернинди үзгәрешләр дә күренми һәм Мәскәү белән мөнәсәбәтләр начарая дип әйтте. Бу хакта Би-Би-Си хәбәр итә.

Bloomberg мәгълүматынча, Европа Берлеге саммитында бу хакта сөйләшкәндә, якынча ун ил бу идеяның "соңгы минутларда" тәкъдим ителүен ошатмаган. Элегерәк, Брюссельдә очрашу башланганчы, Германия канцлеры Ангела Меркель көтмәгәндә Европа Берлеге илләрен АКШ президенты Джо Байден Женева саммитында кебек Русия президенты белән турыдан-туры сөйләшүләр алып барырга өндәде. Аңа Франция президенты Эммануэль Макрон кушылды.

Җомга көнне кич Меркель тарафларның килешүгә ирешмәвен раслады.

"Шәхсән миңа тагын да кыюырак адым күрергә теләр идем, ләкин бу да начар түгел, һәм без эшебезне дәвам итәрбез", диде Меркель.

Шуңа да карамастан, Европа Берлеге лидерлары Мәскәү белән берлекне кызыксындырган мәсьәләләрдә эш алып баруны яклады. Алар арасында - сәламәтлек саклау, климат, экология, тышкы сәясәт, шул исәптән Сүрия, Либия һәм Иран мәсьәләләре истә тотыла. Беррәттән, Европа Берлеге лидерлары Европа Комиссиясенә һәм Европа дипломатиясе башлыгы Жозеп Борреллюга Русия гражданнар җәмгыятен яклауда ярдәм күрсәтү тәкъдимнәре, шулай ук Русиянең зарарлы гамәлләренә җавап итеп яңа санкцияләр эшләргә кушылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG