Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВВС: Роман Протасевич һәм Софья Сапега өй сагына күчерелгән


Роман Протасевич һәм Софья Сапега
Роман Протасевич һәм Софья Сапега

Элек Nexta каналын алып барган Роман Протасевич һәм аның белән бергә кулга алынган Софья Сапега Минскида икесе ике арендаланган фатирда яши диелә.

Элек Nexta оппозиция Telegram-каналын алып барган Роман Протасевич өй сагына күчерелгән, дип сөйләгән ВВС агентлыгына аның әтисе. Протасевич белән бергә тоткарланган Софья Сапега шулай ук өй сагына куелган, бу турыда аның әти-әнисе хәбәр итте дип яза ВВС.

Протасевич һәм Сапега икесе ике арендаланган фатирда тора диелә.

"Миңа хакимиятнең гамәлләре һәм аларның максатлары нинди булуы хакында ни булса да әйтү кыен" дигән Романның әтисе Дмитрий Протасевич. "Алар баребер тулысынча хакимият контроле астында, алардан берәү дә гаепләүләрне алмады" дип өстәгән.

Дмитрий Протасевич сүзләренчә, хакимият тә, адвокатлар да егетнең гаиләсенә мәгълүмат бирми.

"Безгә Романың хәле, аның статусы турында берни әйтмиләр, бу мыскыл итү" дигән Дмитрий Протасевич.

Аннан алда Софья Сапеганың әтисе Андрей Сапега кызына карата мәрхәмәтлелек күрсәтүне сорап Беларус президенты Александр Лукашенкага видео аша мөрәҗәгать иткән иде.

Софья Сапега Ryanair очкычында Роман Протасевич белән бергә тоткарланды. Кызны ике айга кулга алу турында хәбәр ителде. Соңрак аның хокук саклау органнары хезмәткәрләре турында мәгълүмат чыга торган "Беларусның кара китабы" Telegram-каналын алып баруын таныган видеосы таралды. Сапега киңкүләм чуалышлар оештыру, җәмәгать тәртибен тупас бозу маддәләре нигезендә шикләнелә. Соңрак ул тагын бер җинаять эше –раса, милләт, дин яки башка социаль дошманлык һәм нәфрәт кабызу маддәсе нигезендә шикләнелә диелде. Бу маддә 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасын күздә тота.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG