Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнарны тавышландыруга ике миллион сум тотачак


Исемлеккә 50 мультфильм кергән.

Татарстан мәдәният министрлыгы татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнарны тавышландыруга 2 миллион сум тотачак. Әлеге тендер дәүләт сатып алулар сайтында пәйда булды.

Документация нигезендә, исемлектә "Нюша һәм Аю" ("Нюша и медведь"), "Аю тиресендәге керпе"("Ежик в медведвежьей шкуре"), "СуперМегаЭкстраПрофи", "Яхшылык, явызлык һәм кызлар" ("Добро, зло и девочки"), "Илһам өчен һава"("Воздух для вдохновения"), "Салкын сугыш"("Холодная война") һәм башкалар бар. Гомумән алганда, исемлеккә 50 мультфильм кергән.

Бер атна элек Walt Disney Чип һәм Дейл маҗаралары турында яңа мультфильмнар сериясе чыгарылуы турында игълан итте. Ул Chip 'n' Dale: Park Life ("Чип һәм Дейл: Парк тормышы") дип аталган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG