Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә covid-һоспиталне су баскан


Архив фотосы.
Архив фотосы.

Стәрлетамакта инфекцияле авыруларны дәвалаучы һоспиталь тиз корып куешлы технологияләр белән кыска вакытта торгызылган иде.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә ярты ел элек эшли башлаган инфекцияле авырулар хастаханәсен көчле яңгыр вакытында су баскан. Бу турыда үзенең Инстаграмдагы битендә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.

Министр 24 июньдә Башкортстанда давыл һәм көчле яңгыр аркасында берничә медицина оешмасы биналарына зыян килүен әйткән.

Стәрлетамактагы хастаханәдә яңгыр суларын түбәдән агыза торган торба җимерелгән, яңгыр суы коридордагы түшәмгә эләккән.

"Бәхеткә, су палаталарга барып җитмәгән" дип язган Забелин.

Котырган җил "Тулпар" туберкулезлы балалар шифаханәсе түбәсенең бер өлешен куптарган, агачларны аударган, электр һәм телефон чыбыкларын өзгән.

Министр сүзләренчә, давылдан зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк, ә медицина оешмалары элеккеге тәртиптә эшли.

"Каза нәтиҗәләренең күп өлеше хәзерге вакытта төзәтелде, хәлне Башкортстан хөкүмәте һәм сәламәтлек саклау министрлыгы контрольдә тота" дигән Забелин.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә йогышлы авырулар хастаханәсе былтыр декабрь аенда ачылган иде. Ачылыш тантанасында республика башлыгы Радий Хәбиров һәм башка рәсми затлар катнашты.

Әлеге һоспиталь 50 көн эчендә төзелде, аның мәйданы 15 000 дүрткел метр. Хастаханәдә 60 бокс һәм 14 реанимация бар. Моннан тыш, анда хирургия бүлеге эшли. Шулай ук бала тудыру һәм яңа туган сабыйлар өчен шартлар тудырылган. Хастаханәдә 400 хезмәткәр эшли.

Бу Башкортстанда кыска вакытта төзелгән икенче инфекцион һоспиталь. Коронавирус пандемиясе башлангач Уфаның Зубово бистәсендә бер йогышлы авырулар хастаханәсе төзелгән иде. Ул 470 авыруга исәпләнгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG