Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илья Яшинга Навальныйга теләктәшлек белдергән өчен Мәскәү думасына сайлануны тыйганнар


Илья Яшин
Илья Яшин

Муниципаль депутат Русия думасы күптән түгел кабул иткән “ФБКга каршы канун” нигезендә сайлану хокукыннан мәхрүм ителгән.

Муниципаль депутат Илья Яшинны Русия оппозиия сәясәтчесе Алексей Навальныйга теләктәш булганы өчен "экстремистлык эшчәнлегенә катнашы булган зат" дип танып, Мәскәү шәһәре думасына сайлану хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Бу турыда Яшин Twitter-да язып чыкты.

"Мәхкәмә минем эшне карамады. Экстремист эшчәнлеге турында бернинди дәлил дә китерелмәде" дип язган ул социаль челтәрдә, һәм сайлау комиссиясенең үзен сайлауларга кертмәү карарын шикаять итәчәген әйткән. Шулай да артык бернинди дә өметем юк, дигән ул. "Мине алга таба бернинди дә сайлауларга кертмәү турында сәяси карар кабул ителгәненә иманым камил", дигән депутат. Ул әлеге карарны аның оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйга теләктәшлек белдергәне өчен үч алу дип саный.

Яшин сөйләгәнчә, 24 июндә ул Мәскәү шәһәр думасына өстәмә сайлауларда катнашырга документлар тапшырырга килгән булган, әмма сайлау комиссиясе вәкиле аңа шунда ук рәсми кире кагу карарын тапшырган.

Комиссия карарында Русия думасы күптән түгел кабул иткән "ФБКга каршы канун" дип йөртелгән канунга сылтанган. Әлеге канунга ярушлы, экстремист дип танылган оешмаларда торучылар яки аларга теләктәшлек белдерүчеләр биш елга кадәр сайлану хокукыннан мәхрүм ителә.

Навальный нигез салган "Корупциягә каршы көрәш фонды" Русия хакимияте тарафыннан "ят агент" исемлегенә кертелде һәм экстремист оешма дип танылды, аның эшчәнлеге Русиядә тыелды.

Аңа кадәр Илья Яшинның хатыны Вера Мусаэлян җырлый торган "АлоэВера" төркеменең Казандагы концерты булмый калган иде. Җырчы моны иренең сәяси карашлары белән бәйләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG