Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда COVID ятакларны арттыралар


Архив фотосы
Архив фотосы

Рәсмиләр Мәскәүдәге кебек коронавирус йоктыручылар арту вәзгыятенә әзерләнә.

Татарстанда ковид ятакларны арттыру дәвам итә. Хәзер чират Чаллы шәһәренә җиткән. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде. Журналистлар түрәдән Чаллының 5нче хастаханәсен ковид һоспиталь итеп үзгәртүләрен раслауны сорады.

"Без моны вәзгыять начарланса дип эшлибез. Казанда шундый саклану чараларын куллана башлавыбыз турында сөйләгән идем. Хәзер Чаллыда да шулай эшли башладык. Бу масштаблы эш булырмы - әлегә әйтә алмыйм. Әгәр коронавирус йоктыручылар зур тизлектә артса, район хастаханәләре үз ковид бүлекләрен ачачак. Ләкин без хәзер ковид белән авыручылар өчен меңләгән ятак ясыйбыз дип әйтә алмыйм", диде ул.

Татарстан рәсмиләре башка төбәкләрдәге кебек мәҗбүри вакциналаштыруны кертергә җыенмавын белдерде. Моны авыручылар саны арткан очракта гына эшләячәкләр. Бүгенгә Татарстанда 490 мең кеше вакцина ясаткан. Узган тәүлек эчендә беренче тапкыр прививка кадатучылар саны 10 меңнән артып киткән. Көннәр эссе тору сәбәпле, метро һәм кеше аз йөри торган вакцина ясату пунктлары туктатылып торачак.

Роспотребнадзор вакцина ясатмаган кешеләргә 26 июльдә узачак Казан Сабантуена бармаска киңәш итте. Шул ук вакытта милли бәйрәмдә вакцина ясату пункты эшләячәк диелде.

Узган тәүлектә Татарстанда 35 кеше коронавирус йоктырган. Пандемия башланганнан бирле республикада 22 250 очрак теркәлгән. Соңгы вакытта Татарстан кешеләрендә 32 британ штаммы һәм 12 һинд штаммы ачыкланган. Рәсми мәгълүматлар күрсәтүенчә, республикада барлыгы 532 кешенең гомере өзелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG