Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар яшәгән төрле илләрдә кырымтатар байрагы көне билгеләнә


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

26 июнь кырымтатар байрагы көненә багышланган чаралар Кырымда, Киевта, Төркиядә, АКШта һәм кырымтатарлар яшәгән башка урыннарда үтте.

Кырымда хакимият кулы астында узган бу чарада кырымтатар байрагы Русия, Кырым байраклары арасында югалып калды.

Карасубазар районы Ак Кая тауы янында узган төп рәсми чарада флагштогларда урнаштырылган бер-ике кырымтатар байрагы шактый куп булган Русия, Кырым байраклары арасында күмелеп күренми дә калды.

Ни өчен кырымтатар байрагы көнендә унлап башка байраклар арасында тик ике- өч кырымтатар байрагы куелды дигән сорауга, чарада катнашкан җирле хакимият вәкиле "мондый күрсәтмә Акмәчеттәге хакимияттән килде", диде. Һичюгы ике флагштокта аерым кырымтатар һәм аерым Русия байракларын урнаштырырга мөмкин түгел идеме дигән сорауга, "безгә коронавирус сәбәпле тик 100 кеше генә җыярга рөхсәт ителде" дип җаваплады. Чарада катнашкан читтән килгән тагын бер түрә сүзгә кушылып: "Сизмисезме нинди көчле информацион басым һәм пропаганда бара Кырымда" дип, өстәп куйды.

Чарада шәхси машиналарында килгән 100дән артык кеше булмагандыр. Кайсы машиналар киләчәген алдан билгеләп куелган, аларның номерлары ЮХИДИ хезмәтендә алдан исемлеккә алынганы да мәгълүм.

Гәдәттәгечә бер ике түрә җыелганнарны кырымтатар байрагы көне белән котлап, "Яшел Ада" (Яшел утрау") үзешчән кырымтатар балалар ансамбле чыгышлар ясаганнан соң аланда зур кырымтатар байрагы җәелдерелде. Моннан соң теләгәннәр Ак Кая тавына менделәр. Бу чарада Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесенең вәкилләре күренмәделәр.

Бу юлы да 26 июнь кайбер кырымтатарлар Кырымның авылларыннан үз машиналарында байраклар белән аерым-аерым автойөреш ясаганнары да мәгълүм.

Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляевка һәм башка активистларга байрак көне алдыннан эчке эшләр хезмәтләре кисәтүләр тапшырганнар.

Киевта кырымтатар байрагы Украина тышкы эшләр министрлыгы алдында күтәрелде. Чарада Кырымтатар мәҗлесенең элекке җитәкчеләре Мостафа Җәмилев, Рефат Чубаров, Украина тышкы эшләр министры урынбасары Эмине Джеппар, Украина президентының Кырым вәкиленең урынбасары Тамила Ташева катнаштылар.

Төркия, АКШ, Канада, Румыния, Болгария һәм башка җирләрдә яшәгән кырымтатарлар байрак көнен аерым –аерым яшәгән урыннарда бәйрәм итүләрен социаль челтәрләрдә яздылар. .

Кырымда 2014 елдан соң кырымтатар байрагы көне вә 18 май матәм чараларын ирекле рәвештә уздыруны тыеп барысын ңа уз кулына алган Кырым хакимияте аларның массакүләм форматын үзгәртеп үзенә кирәк булган максатларга куллана башлады. Моңа каршы булган күп кенә кырымтатарлар бу көнне аерым-аерым үз йортларында, гаиләләре белән, хәтирә ташлары янына чыгып ничек телиләр шулай үздыра башладылар. Бик актив булганнарны күзәткән куәт хезмәтләре, экстремизмга каршы үзәге вәкилләре мондый активистларны алдан кисәтүләре инде гәдәткә әвәрелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG