Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын өйрәнү фәнни эше тәмамланды


Архив фотосы
Архив фотосы

Фәнни экспедиция вакытында Башкортстанның 19 районында 198 авыл өйрәнелде Башкорт дәүләт университетында (БДУ) "Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш районнарындагы этнолингвокультурологик экспедиция" проекты буенча эш тәмамланды.

2020 елның июлендә башланган проект өстендә өч фәннәр докторы, 10 филология фәннәре кандидаты һәм БДУның 25 студенты эшләде. Эш барышында Башкортстанның 19 төньяк-көнбатыш районында 198 авыл өйрәнелгән һәм 411 кеше сораштырылган. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә "Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш районнары буенча диалектологик экспедиция материаллары" ("Материалы диалектологической экспедиции по северо-западным районам Республики Башкортостан"), "Төньяк-көнбатыш башкортларның фольклоры" ("Фольклор северо-западных башкир") һәм "Башкорт телендә кием һәм бизәнү әйберләре лексикасы" ("Лексика одежды и украшений в башкирском языке") дигән җыентыклар басылып чыкты. Китаплар басма форматта да, электрон форматта да бар.

Университетта әлеге тикшеренү актуаль юнәлешләрнең берсе, дип билгелиләр, чөнки башкорт галимнәре тарафыннан Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында яшәгән халыкның диалектлар һәм фольклор бүгенге көнгә кадәр фәнни яктан өйрәнелмәгән булган. Әлеге проект Башкортстан республикасы дәүләт телләрен һәм Башкортостан халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча Башкортстан башлыгы грантына тормышка ашырылды.

Февраль аендә Татарстанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге телләр һәм әдәбият институты сайтында Урта Идел буе, Урал буе һәм Себердә яшәүче татарларның халык сөйләшүләре атласының (Атлас татарских народных говоров Среднего Поволжья, Приуралья и Сибири) электрон версиясе чыккан иде. Бу Атласка караганда, Башкортстан татарлары башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында түгел, ә татар телендә сөйләшәләр. Башкортстан татарларының диалектлары атласы 1960-1970 нче елларда үк төзелгән иде, басма рәвешендә 1989 елда чыкты. Моннан тыш, ИЯЛИдә Мөнирә Булатованың "Татарские говоры: ареальный аспект", Дәрия Рамазанованың "Формирование татарских говоров Юго-Западной Башкирии" һәм Илдус Фазлетдиновның "Башкортстан татарлары фольклоры" китаплары да басылып чыкты.

Быел көз узарга тиешле Русиякүләм халык санын алу алдыннан Татарстан белән Башкортстан арасында хәлләр торган саен кискенләшә. "Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дигән яңа төшенчә акрынлап нормага керә. Шушы "диалектта" дәүләт дәрәҗәсендә рәсми рәвештә диктантлар уздырыла, дәреслекләр чыгарырга ниятләнелә, "төньяк-көнбатыш башкортларының милли киемнәре"н танытучы остаханәләр оештырыла. Пермь крае Барда районының Үдик (Елпачиха) урта мәктәбе нигезендә "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектына өйрәтүче якшәмбе мәктәбе" дә ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG