Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган архитектор Фәридә Зәбирова вафат


Фәридә Зәбирова
Фәридә Зәбирова

Аңа 67 яшь иде. Хушлашу иртәгә Мәрҗани мәчете янында булачак.

Русия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе, танылган архитектор һәм җәмәгать эшлеклесе Фәридә Зәбирова вафат. Бу хакта Telegramда "Архитектурасы" каналы хәбәр итә.

Медиада Зәбирова коронавирустан үлгән диелә. Соңгы вакытта ул хастаханәдә яткан. Терелә башлаган булган, ләкин ахырдан өзлегү башланган.

Фәридә Зәбирова 1954 елның 11 февралендә дөньяга килә. 1976 елда Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый. 2009 елдан ул Русиянең тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе урынбасары булып эшләде. Быел оешманың рәисе вазифаларына керешкән иде. Ул Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында да белем бирде.

Зәбирова Казанның тарихи архитектурасын саклау өчен көрәште. "Болгар номерларын" сүтүгә каршы чыкты. Активистлар белән Фәридә Зәбирова җимерелгән Татар бистәсе буйлап, экскурсия оештырды.

Азатлыкка биргән бер әңгәмәсендә ул тарихи Казанның комсыз хуҗалар кулында калуы турында сөйләгән иде.

"Катгый чаралар булмаса, төзелеш сәясәте шәһәрне бетерә. Нәфеснең чиге юк. Җирне тиз генә алып аннан файда күрү ягын карыйлар", дип сөйләгән иде ул.

Фәридә Зәбирова белән хушлашу 28 июньдә 12:00да Мәрҗани мәчете янында узачак. 12:30да җеназа намазы укылыр дип көтелә. Зәбирова Яңа татар зиратында җирләнәчәк, дип хәбәр итә мәрхүмнең туганнары.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG