Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров: Башкортстанда мәҗбүри вакцина кадату кертү ихтыяҗы әлегә юк


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстанда COVID-19 расланган авырулар саны алдагы атнага караганда 16 процентка артыграк булган.

Башкортстанда халыкка мәҗбүри вакцина кадату таләбен кертү әлегә кирәк түгел, дип белдерде республика җитәкчесе Радий Хәбиров хөкүмәттә оператив киңәшмә вакытында. Ширкәтләр эшенә чикләүләр кертү өчен нигез дә юк, диде Хәбиров.

Республика башлыгы авырулар саны үсүен әйтте. "Бүген төп бурыч – безнең медицинаның артып баручы авырулар санын күтәрә алуы. Авырулар саны арту бар һәм булачак. Ятаклар күләме, дарулар, үпкә җилләтү җиһазлары – бөтенесе дә әзер булырга тиеш. Без бу чорны уза алырбыз, әгәр дә санитар-эпидемиология нормаларын үтәсәк һәм вакцина кадатуны эшләсәк" диде Хәбиров.

Оператив киңәшмәдә республика вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдергәнчә, Башкортстанда хәзер COVID-19 вакцинасының беренче өлешен 515 меңгә якын кеше кадаткан. Вакцина кадатырга теләүчеләр саны узган атнада гына да 10 тапкыр арткан. Республика буйлап 180 урында вакцина кадату оештырылган. "Вакцинация тизлеге ягыннан Русиядә алтынчы урынга чыктык, бүлеп бирелгән вакцинаны үзләштерү ягыннан икенче урында" дип белдерде Забелин.

Хәзерге вакытта республика ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен атнасына 150-200 мең доза вакцина кирәк диелде.

Шул ук вакытта Башкорстанда яңа төр коронавирус йоктыруның рәсми теркәлгән очраклары арта бара. Узган атнада бу күрсәтеч алдагы атнага караганда 16 процентка үскән. Забелин китергән саннарга карый, хәзер 223 кеше коронавирустан хастаханәләрдә дәвалана, шуларның 25е интенсив дәвалау һәм реанимация бүлекләрендә. Коронавируслы авырулар өчен 2 меңнән артык ятак булдырылды, шуның 20 проценты тотылды, диде министр.

21 июньдә Хәбиров республикадагы дәүләт оешмаларында мәҗбүри вакциналау кертте. 2 июльгә дәүләт хезмәтендәгеләрнең 60 проценты коронавирус вакцинасы кадаткан булырга тиеш диде республика башлыгы.

Аннан алда Башкортстан җитәкчесе республикада коронавирус таралуга каршы чараларны кырыслаткан иде. Аерым алганда, 22 һәм 29 июньнән җәмәгать урыннарының күпчелегенә коронавирус вакцинасы кадаткан яки коронавирус булмавы турында белешмәсе булган кешеләр генә кертеләчәк диелде.

Соңрак, респубика районнарында вакциналар җитмәү сәбәпле, бу чикләүләрне кертү 29 июньнән 5 июльгә кадәр кичектерелде.

27 июньгә китерелгән рәсми саннарга карый, Башкортстанда барлыгы 40 920 кешедә COVID-19 расланган, тәүлек эчендә тагын 129 кешедә бу чир табылган, 585 кеше үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG