29 июньгә алынган рәсми саннарга карый, соңгы тәүлектә Русиядә яңа төр коронавирустан 652 кеше үлгән. Бу пандемия башыннан иң зур тәүлеклек күрсәткеч. Илдә бу чирдән барлыгы 134 545 кешенең үлеме рәсми теркәлгән. Әлеге саннарны Русиянең коронавиурска каршы көрәш оператив штабы китерә.
Коронавирус расланган кешеләрнең тәүлеклек рәсми күрсәткече дә соңгы атналарда бик артты. Узган тәүлектә тагын 20 616 кешедә бу чир табылган. Пандемия башланганнан алып, коронавирус 5 493 557 кешегә йоккан.
Яңа очракларның күпчелек өлеше Мәскәү (6209), Мәскәү өлкәсе (2453) һәм Петербурда (1374) теркәлгән диелә.
Татарстанда яңа 38 очрак булуы рәсмән хәбәр ителә (рәсмән барлыгы 22 401 кеше коронавирус йоктырган). 1718 кеше хәзерге вакытта чирли, 538 кеше коронавирус диагнозы белән үлгән диелә.
Башкорстанда COVID-19 рәсмән барлыгы 41 196 кешегә йоккан, узган тәүлектә 143 кешегә бу диагнозны куйганнар. Коронавирус 591 кешенең үлеме сәбәбе булган диелә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!