Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан шәһәренең бюджет дефициты 25 процентка артып 3 млрд сумга җитте


29 июньдә Казан шәһәр думасы шәһәр бюджетын үзгәртте.

Шәһәр бюджетының чыгымнар өлеше 658,6 млн сумга артып, 1,8 млрд сумга җитте, керемнәр өлеше 18 млн сумга артып, 28,7 млн сумга җитте, дип хәбәр итә "БИЗНЕС Online".

Керемнәргә өстәлгән 658,6 млн сумның 126,6 млн сумын социаль-мәдәни өлкә корылмалары төзүгә һәм төзекләндерүгә, ә тагын 101 млн сум өлешен террордан саклануга тотачаклар диелә.

77,3 млн сум муниципаль унитар ширкәтләрнең низамнамә фондларына кертеләчәк, 75 млн сум шәһәр уңайлыкларын яхшыртуга, 63,3 млн сум муниципаль оешмаларны тотуга, 59,2 млн сум мәгариф оешмаларында янгыннан саклануга бүленәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG