Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстан кешеләре Путинның туры элемтәсе алдыннан үтенечләрен юллаган


Архив фотосы
Архив фотосы

Казандагы Иске Горки бистәсе кешеләре су кертүне сорый, Күмертау шәһәре халкы балалар уен мәйданчыгы төзергә үтенә.

Русия президенты Владимир Путинның 30 июньдә узачак туры элемтәсе алдыннан Татарстаннан һәм Башкортстаннан аңа үтенечләр яздырып, Интернетка чыгардылар. Казандагы Иске Горки торак массивында яшәүче Илһам Шагараев Путинга "Христос хакына, кое төзергә хәер бирегез" дип мөрәҗәгать итте. Илһам Шагараев яздырган видеода әлеге бистәдә 600 йорт урнашканы, сәламәтлеге чикләнгән балалар мәктәбендә 300 бала булуы әйтелә. Бистә аркылы зур су үткәргеч салына, ләкин бистә өчен кое эшләп куюга акча табылмаган, дип зарлана Шагараев.

Башкортстанның Күмертау шәһәреннән Путинга балалар мөрәҗәгать иткән. Алар Лесная урамы 12нче йорт янында балалар мәйданчыгы төзергә үтенә. Якын-тирә йортлардан көн саен 60лап бала урамга уйнарга чыга, алар ялан кырда һәм машина юлында уйнарга мәҗбүр, бу куркыныч диелә мөрәҗәгаттә.

Путинның туры эфирда халык сорауларына җавап бирү рәвешендәге чыгышы 30 июнь сәгать 12.00дә башлана. Медиалар язганча, Путинга 700 меңнән артык сорау бирелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG